Яңалыклар

25.03.2024
22 март көнне Ф.Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Т.Миңнуллин исемендәге I Төбәкара фәнни-гамәли конференция булды. Әлеге чарада ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов катнашты һәм чыгыш ясады.

22.03.2024
21 март көнне текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зәйниева Гөлнара Нургали кызы Казан кооператив институтының Дәрдмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Россиядә Гаилә елы уңаеннан V нче Республика күләмендә оештырылган «Шәҗәрәм» конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашты.

20.03.2024
ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова халык сәнгате һәм һөнәри сәнгатьтә үзара хезмәттәшлек проблемаларына багышланган фәнни-гамәли конференция («Народная художественная культура и профессиональное искусство: проблемы взаимодействия в контексте...

07.03.2024
Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахунов Казан шәһәре Вахитов районы 12 нче урта белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашты. Чара әлеге мәктәптә 2024 елның 6 мартында Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына багышлап оештырылды.

04.03.2024
ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина жюри әгъзасы буларак 2024 елның 28-29 февралендә Арча муниципаль районы Кырлай авылында үткән «Аулак өй – көрәш» республика проектының Бөтенроссия йомгаклау турында катнашты....

01.03.2024
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы оештырган «Туган (татар) тел һәм әдәбият укытуның теориясе һәм практикасы» түгәрәк өстәлендә катнашты.

29.02.2024
28 февраль көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре - филология фәннәре докторы, ТР ФА академигы Д.Ф.Заһидуллина һәм филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры) узган «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү»...