нобель премиясе 2020

нобель премиясе 2020 6 Октября 2020
Медицина өлкәсендә Нобель бүләге С гепатиты вирусын ачу өчен бирелде
Дүшәмбе көнне, беренче булып, Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре игълан ителде. Быел әлеге премия британ галиме Майкл Һоутон һәм АКШ галимнәре Һарви Алтер белән Чарльз Райска тапшырыла. Бүләк аларга С гепатиты вирусын ачулары өчен бирелә.

"Тарихта беренче тапкыр С гепатиты вирусын дәвалап була. Медицина өлкәсендә премия ияләре ачышлары хроник гепатит сәбәпләрен барларга, кан анализын ясап, яңа даруларны булдыру мөмкинлеген бирә. Бу дарулар миллионнарча кешеләрнең гомерен саклый алды", диелә Нобель комитеты белдерүендә. нобль 2.jpg

Майкл Һоутон 1950 елда Британиядә туа, 17 яшендә микробиолог булырга карар кыла. Көнчыгыш Англия университетын тәмамлый, 1977 елда Лондон патша көллиятендә биохимия юнәлешендә диссертация яклый. С гепатиты ачучыларның берсе санала.

Һарви Алтер 1935 елда Нью-Йоркта туа. Рочестер университетында белем ала, 1960 елда медицина өлкәсендә диссертация яклый. Яшь фәнни хезмәткәр булганда ул антиген ачучылар төркемендә була. B гепатиты вирусын өйрәнүдә катнаша. 1970 елларда С гепатиты ачучылар төркемендә катнаша. 2000 елда медицина тикшеренүләре өчен Ласкер-Дебейки премиясенә лаек була. 

Чарльз Райс 1952 елда АКШның Сакраменто ​шәһәрендә туа. Калифорния университетында укый, 1981​ елда Калифорния технологик институт​ында фәнни дәрәҗәгә ирешә. 2001 елдан Рокфеллер университет​ында укыта. Аның фәнни хезмәтләре С гепатиты​ һәм SINV вирусы өйрәнүгә багышлана.

* * *

Нобель атнасы физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк иясен игълан итүдән башлана. Ул Альфред Нобель васыять иткән биш бүләкнең берсе. Физиология һәм медицина Нобель бүләге 1901 елдан бирле тапшырыла. Узган ел бу бүләккә АКШ галимнәре Уильям Кэлин, Грегг Семенза һәм британ галиме Питер Рэтклиффка лаек булды дип табылды. Бүләк аларга "күзәнәкләрнең кислородны сизүе һәм аңа яраклашуы" өлкәсендә тикшеренүләре өчен бирелгән иде.

Сишәмбе көнне Нобель комитеты физика, чәршәмбе көнне – химия, пәнҗешәмбе көнне – әдәбият өлкәсендә премия ияләрен игълан итәчәк. Җомга көнне Нобель тынычлык бүләге иясе аталачак. 12 октябрь икътисад өлкәсендә бүләк иясе игълан ителәчәк.

2020 елда Нобель бүләгенең акчалата күләме 10 миллион швед кронасы тәшкил итәчәк (1,1 млн доллар чамасы).

Гадәттә, премияләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрь Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла. Тик быел коронавирус пандемиясе аркасында оештыручылар Стокһолм шәһәрендә тантана оештырмаска карар кылган. Аның урынына телевизион чара үтәчәк, анда төрле илләрдән галимнәр онлайн катнашачак дип көтелә.

Премияне тапшыру тантанасы 1944 елдан соң беренче тапкыр үтмәячәк. Ул елны премия Икенче дөнья сугышы аркасында тапшырылмаган.

Норвегиядә Нобель тынычлык бүләген тапшыру тантанасын исә үткәрергә җыеналар. Пандемия сәбәпле аңа әзрәк кешене чакырырга җыеналар.

Яналык чыганагы: www.azatliq.org


Возврат к списку