«Татар халык иҗаты»ның 25 томлы тупланмасы

«Татар халык иҗаты»ның 25 томлы тупланмасы 23 Марта 2022
25 томлы «Татар халык иҗаты» тупланмасының татар фольклористикасы тарихында беренче мәртәбә әзерләнгән «Мифология» дип аталган беренче томы (Татар халык иҗаты: 25 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 1 т. : Мифология / [төз., иск. һәм аңл. әзерл., кереш сүз авт. Л. Х. Дәүләтшина]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. – 511 б..) 2021 ел ахырында дөнья күрде.
«Татар халык иҗаты»ның 25 томлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнә. Күптомлык моңа кадәр дөнья күргән унөчтомлык академик басмага кергән материалларны да, аларга керми калган үрнәкләрне дә һәм академик томнар нәшер ителгәннән соң табылган фольклор җәүһәрләрен дә игътибар үзәгенә алуны күздә тота. Бу эшнең максаты – халыкның рухи байлыгын үзенә кайтару, аны популярлаштыру, тарихка кертеп калдыру, фольклордагы күпгасырлык табышларны бербөтен итеп күзаллап, күпьеллык фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен гомумиләштерү.
Татар халкының мифологик күзаллауларын чагылдырган текстларны тулы бер система буларак тәкъдим иткән «Мифология» томы – татар фольклор фәнендә беренче тәҗрибә. Әлеге китапка кертелгән һәм халыкның мифологик күзаллауларын чагылдырган төрле фольклор жанрларына (мифологик хикәят, легенда, ырым, ышану, тыю, юрау һ. б.) караган текстларның күп өлеше XVIII–ХХ йөз башы чыганакларыннан, ХХ гасыр дәвамында дөнья күргән фольклор җыентыкларыннан, татар теленең төрле диалектларына мөнәсәбәтле тел, халык иҗаты материалларыннан тупланган китаплардан, фәнни монографияләрдән, мәкаләләрдән һәм төрле архивлардан алынды.
Беренче томга татар халкының мифологик мирасыннан югары аллалар, беренче кешеләр һәм алып пәһлеваннар, рух-ияләр, түбән рухлар хакында мифлар, дәвалау һәм саклау магиясенә караган текстлар, халык ышанулары белән бәйле материаллар урнаштырылды. Кереш сүздә һәм искәрмәләр бүлегендә татар мифологиясенең өйрәнелү тарихы, бүгенге торышы, жанрлар системасы һәм чыганаклары хакында бай мәгълүмат бирелә.

Возврат к списку