Тукай премиясе-2022 лауреатлары

27 Апреля 2022

26 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, татарлар яшәгән һәр төбәктә милли-мәдәни чаралар уздыру традициягә әйләнде. Бу көнне мәркәзебез Казанда мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм миллиНовый рисунок (2).png мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен Тукай премиясе тапшырыла. Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә.

Кагыйдәнамә буенча, кайбер елларны премия бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр премия бирү очраклары да каралган.

Быел Тукай премиясенә унтугыз кандидат тәкъдим ителгән иде. Алар арасында төрле һөнәр ияләре – язучылар, шагыйрьләр, театр әһелләре, композитор, рәссам, скульптор, археолог, биюче кебек зур шәхесләр бар иде. Тукай премиясен бирү комиссиясе дәүләт премиясен ике генә кешегә бирергә карар иткән:

1. Ләбиб Леронга (язучы) — «Җил көймәсе» («Мәгариф», 2009), «Әкиятче малай» (ТКН, 2016) китаплары өчен; 

2. Анатолий Егоровка (рәссам) — «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен.Новый рисунок (3).png

Лауреатларга премияне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең квалификацияне күтәрү үзәге хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнашып, лаеклы лауреатларны үз күзләре белән күреп кайттылар. Мәктәп укытучыларына Тукай премиясенә лаеклы хезмәтләрне дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда файдалануның отышлы алымнарын күрсәтүне квалификацияне күтәрү үзәге хезмәткәрләре максат итеп куйдылар.

Возврат к списку