ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Низамов Рәшит Корбангали улына «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде

ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Низамов Рәшит Корбангали улына «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде 23 Ноября 2022

ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Низамов Рәшит Корбангали улына Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде.

Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштылырган документта әлеге исемнең нинди казанышлар өчен бирелүе конкретлаштырылмый.

Бүләкләү турындагы Указ һөнәри бәйрәм - югары мәктәп укытучылары көне алдыннан басылып чыкты, ул 19 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2021 елның ноябрендә РФ Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы белән билгеләнде.

Профессор, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Рәшит Корбангали улы Низамов 1957 елның 23 маенда Татарстан АССРның Буа районында туа. «Төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү»белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. Ул КДАТУ ректоры булып 2008 елдан эшли. Рәшит Низамов ректор вазыйфасына яңадан 2013, 2018 һәм 2021 елларда билгеләнә.


Возврат к списку