«Гасыр чордашы Бакый Урманче: сында, моңда, шигърияттә...» дип исемләнгән зур мәдәни чара

«Гасыр чордашы Бакый Урманче: сында, моңда, шигърияттә...» дип исемләнгән зур мәдәни чара 29 Ноября 2022

2022 елның 26 ноябрендә Буа шәһәрендә нәкышче, сынчы, график, педагог, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Идрис улы Урманченың тууына 125 ел тулуга багышланган «Гасыр чордашы Бакый Урманче: сында, моңда, шигърияттә...» дип исемләнгән зур мәдәни чара узды. Якташларының юбилеена багышланган бу чара китап бәйрәме форматында әзерләнгән иде.

Анда Урманченың юбилей елында дөнья күргән дүрт басма: «Җыен» нәшрияты чыгарган «Бакый Урманче» фәнни-популяр җыентыгы (төзүче З.Г. Мөхәммәтшин), Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшер иткән «Искусство графики Баки Урманче: истоки, традиции, новаторство» монографиясе (авторы М.И. Мингалиев), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее әзерләгән «Ибне Фазланның Болгарга килүе» күчермәсенең Бакый Урманче эшләгән версиясе (әзерләүче З.Г. Мөхәммәтшин), Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Бакый Урманче шигырьләре» китабы (төзүче З.Г. Мөхәммәтшин) – тәкъдим ителде.

Кичәне Буа муниципаль районы башлыгы Камартдинов Ранис Рафис улы ачып җибәрде. Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, халык шагыйре Ренат Харис, халык язучысы Рабит Батулла, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин һәм башкаларның чыгышларында Урманче мирасына, аны халыкка кайтару мәсьәләләренә дә игътибар ителде. Чарага Бакый Урманченың улы Айдар, Урманче шәкертләре, Буа төбәгендә туып-үскән күренекле шәхесләр кайткан иде.

Киләчәктә Буа шәһәрендә Бакый Урманче музее ачу, сынчыга һәйкәл кую һәм башка күп кенә эшләр планлаштырыла.


Возврат к списку