Татарстан Республикасы белән Россия Фәннәр академиясе арасында фәнни-техник һәм технологик хезмәттәшлек турында килешү төзелде

Татарстан Республикасы белән Россия Фәннәр академиясе арасында фәнни-техник һәм технологик хезмәттәшлек турында килешү төзелде 30 Ноября 2022

Татарстан Республикасы белән Россия Фәннәр академиясе арасында фәнни-техник һәм технологик хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешүне Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников имзалады.

«Ил алдында торган мәсьәләләр стандарт ысуллар белән генә хәл ителми. Институтларны дәүләт йөкләмәләре кысаларында практик проблемаларны хәл итүгә юнәлтәчәкбез», - диде Генадий Красников.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, галимнәрнең ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеге машина төзелеше өлкәсендә булырга мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты шунысын да билгеләп узды: Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин КФУ катнашындагы проектны хуплый.

Шуның белән бергә Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Степан Калмыков Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре турында сөйләде. Алар арасында ТАНЕКО җитештерү өлкәсендә авыр нефть чималын, биомассаларны һәм хлорлы пластикларны эшкәртү дә бар.

Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында Иннополис Университеты белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнәчәген әйтеп үтте. Моннан тыш, Россия Фәннәр академиясенең «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән хезмәттәшлеге актив үсә.

Нәтиҗәле хезмәттәшлекнең мисалы итеп ул Әлмәттәге фәнни лабораторияләрнең эшчәнлеген китерде. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә югары нефть мәктәбе һәм фәнни-белем бирү үзәге булдыру буенча эш алып барылуын искәртте. Моның өчен бүген «ТатНИПинефть»институты кадрлары җәлеп ителә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Фәннәр академиясенә Түбән Камада фәнни-белем бирү үзәген булдыруда катнашырга тәкъдим итте. Проектның партнерлары – СИБУР һәм «Татнефть» компанияләре.

Бу хакта тулырак укырга


Возврат к списку