ТР Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү үзәге мәгариф оешмаларының педагог хезмәткәрләре өчен вебинарлар үткәрә

ТР Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү үзәге мәгариф оешмаларының педагог хезмәткәрләре өчен вебинарлар үткәрә 1 Декабря 2022

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү үзәге сезне 2022 елның декабрендә вебинарларда катнашырга чакыра. Вебинарлар Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү максатыннан «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү) һәм «Мәгарифтә милли инновацияләр үзәге» (Мәскәү) белән берлектә уздырыла. Сезнең өчен мәктәпкәчә, башлангыч һәм гомуми белемнең актуаль темалары буенча вебинарлар сайлап алынган.

Безнең вебинарларда башлангыч сыйныф, рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, биология, җәмгыять белеме, тарих укытучылары катнаша ала. Без сезгә яңартылган ФДББС (Федераль дәүләт белем бирү стандартлары) буенча кызыклы һәм файдалы материаллар , башлангыч мәктәп, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүдәге барлык фәннәр буенча практик материаллар тәкъдим итәбез.

Гиперссылкада бирелгән таблицада сез «Мәгариф» платформасында һәм «Имтихан»нәшриятында узачак вебинарлар исемлеге белән таныша аласыз.


Чарада теркәлү өчен, сезне кызыксындырган вебинар янәшәсендәге сылтамага басыгыз. Чараларга тоташу өчен сезгә «Теркәлергә» төймәсенә басып, анкетаны тутырырырга кирәк булачак.

Теркәлгәннән соң, бер ярым-ике сәгать эчендә сезнең теркәлү вакытында күрсәткән электрон почта адресына сылтама киләчәк. Әлеге сылтама буенча вебинарда катнаша алачаксыз.

Кушылыгыз! Вебинарларда катнашу бушлай, барлык катнашучыларны электрон сертификатлар һәм бүләккә автор презентациясе көтә.

Сезгә уңышлар телибез һәм безнең вебинарлар сезнең өчен актуаль һәм файдалы булыр дип ышанабыз!

Вебинарлар исемлеге


Возврат к списку