Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Рәшит Сөнәев 80 яшьлеген бәйрәм итә

Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Рәшит Сөнәев 80 яшьлеген бәйрәм итә 1 Марта 2023

Бүген, 1 март көнне, Дөнья астрофизикасы лидерларының берсе академик Рәшит Али улы Сөнәев 80 яшьлеген бәйрәм итә. Бөтен дөньяда теоретик астрофизика һәм физик космология буенча дәреслекләргә һәм университет курсларына кертелгән фундаменталь нәтиҗәләр аның исеме белән бәйле. 


Күренекле галимнең астрофизика һәм космология өлкәсендә ясаган ачышлары, башкарылган тикшеренү эшләре санап бетергесез күп һәм һәркайсы фән өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия.

Узган гасырның 70-80нче елларында Я.Б.Зельдович һәм Сөняев ясаган теоретик фаразлар релик нурланышының заманча күзәтү космологиясенә нигез салды һәм аны төгәл фәнгә әверелдерде. Я.Б.Зельдович белән хезмәттәшлектә Сөнәев-Зельдович эффекты дип танылган теория төзелә.

Р.А.Сөнәев Н.И.Шакура белән бергә аккрецион дисклар моделен төзегән. Алар матдәнең кара тишемгә төшүе вакытында барлыкка килә һәм йолдызларның берсе я кара тишем я нейтрон йолдыз булып торган икеле системаларда көчле рентген нурланыш сәбәбе булып тора.

Р.А.Сөнәев Галәмнең башлангыч чорын, шул исәптән Галәмдә водород рекомбинациясен һәм реликт нурланышның почмакча флуктуацияләре барлыкка килүне тикшерүләрдә катнашкан.

NASA ADS мәгълүматларына караганда, Р.А.Сөнәев мәкаләләрен 113 800 тапкыр сылтама рәвешендә кулланганнар. Clarivate Analytics (ранее Thomson Reuters) буенча, 2017 елда ул хезмәтләре иң еш кулланыла торган 22 тикшеренүче исемлегенә керә.

Р.А.Сөнәев СССР ФА әгъза-корреспонденты, РФА хакыйкый әгъзасы (1992), АКШ Милли фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы (1991), Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы (1986), Европа фәннәр академиясе әгъзасы, (1990) Америка фәннәр һәм сәнгать академиясенең чит ил әгъзасы (1992), Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең мактаулы академигы (1995), Макс Планк исемендәге Җәмгыять әгъзасы (1995), Германия табигый фәннәр академиясе «Леопольдина» әгъзасы (2003), Нидерланд Король фәннәр һәм сәнгать академиясенең чит ил әгъзасы (2004), Бөекбритания Король җәмгыятенең чит ил әгъзасы булып тора. Шул исәптән ул Халыкара астрономик союз әгъзасы (1986), КОСПАР (фәнни союзларның Халыкара союзы космик эзләнүләр буенча Комиссиясе) вице-президенты (1988—1994), Америка астрономик җәмгыятенең мактаулы әгъзасы (1990), Европа астрономик җәмгыяте әгъзасы (1991), Европа астрономик җәмгыяте вице-президенты (1991—1993), Америка физик җәмгыяте әгъзасы (1993), Бөекбритания Король астрономик җәмгыяте әгъзасы (1994), Америка философия җәмгыятенең чит ил әгъзасы Филадельфия (2007)

Коллегалары, дуслары һәм укучылары юбилярны сиксән яшь тулуы белән котлый һәм ныклы сәламәтлек, астрофизика һәм космология дөньясында мавыктыргыч сәяхәтнең дәвам итүен тели.


Возврат к списку