Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнаштылар

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнаштылар 7 Марта 2023

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе һәм «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе булып узды. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Зарипова Лидия Павловна истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл оештырылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Васильевич Хоменко мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул республикада органик продукция җитештерүнең мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклады. Татарстан Республикасында органик продукция җитештерү буенча дәүләт программасын эшләү турында Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының органика буенча фәнни җитәкчесе Гогин Валерий Алексеевич сөйләде. Чара программасы ТРда органик авыл хуҗалыгын үстерү ориентирларына багышланган иде һәм барлык катнашучылар, белгечләр, кече бизнес вәкилләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары өчен зур кызыксыну уятты.

Зарипова Лидия Павловнаның Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы терлекчелеген үстерүгә керткән өлеше Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты киңәшчесе Таһиров Марсель Шәрипҗан улы һәм профессор, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең кафедра мөдире Гайнуллина Мөнирә Кәбировна докладларында киң чагылдырылды.

Чара ахырында Вадим Хоменко агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.


Возврат к списку