Ашхабад шәһәрендә икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан Уртак Эшче төркеменең VIII утырышы булып узды

20 Марта 2023

15-17 мартта Ашхабад шәһәрендә икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан Уртак Эшче төркеменең VIII утырышы узды. Утырыш эшендә һәм шулай ук Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты программасында каралган чараларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты А.Л.Абдуллин катнашты.

Визит барышында Төркмәнстан Фәннәр академиясе Президенты, академик А.А.Аширов һәм ТФА җитәкчелеге белән уртак тикшеренүләрнең перспективалы юнәлешләре һәм механизмнары турында сөйләшүләр узды.

Моннан тыш, Төркмәнстан Фәннәр Академиясенең технологияләр үзәгендә табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә уртак проектлар турында фикер алышу узды.

Булып узган сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Төркмәнстан Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында Меморандум төзелде, ул икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төркмәнстан-Татарстан Уртак Эшче төркеменең йомгаклау пленар утырышында тантаналы шартларда имзаланды.


Возврат к списку