Энциклопедия институтының Татарстан Республикасы урта белем бирү учреждениеләре белән берләшмәсе

Энциклопедия институтының Татарстан Республикасы урта белем бирү учреждениеләре белән берләшмәсе 22 Марта 2023

2023 елның 17 мартында 187 нче күп профильле лицей базасында "ALGA РИТМ" Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция ТР Мәгариф һәм фән һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе патронажы астында уздырылды.



Конференциядә 8 секция эшчәнлек алып барды:

Физика-математика

Табигый-фәнни

Тел белеме

Технологик

Филологик (рус һәм татар филологиясе)

Спорт уеннары

Сәнгать бүлеге

Тарих-җәмгыять белеме.

Укучыларның 360 тан артык проект һәм фәнни-тикшеренү эшләре конференциянең читтән торып уздырылган этабы аша узган. 273 проект эше көндезге форматта якланган.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галим секретаре, тарих фәннәре кандидаты, доцент Хәбибуллин Марс Зәбир улы "ALGA РИТМ" фәнни-производство комплексы эшендә тарих-җәмгыять белеме секциясе эксперты булды, шулай ук «Мәгърифәтчелек һәм мәгариф тарихы музеен» ачуда катнашты. М.З.Хәбибуллин үз чыгышында конференция укучыларын һәм кунакларын институтның фәнни-белешмә һәм энциклопедик басмалары, Tatarica 2.0 онлайн-энциклопедия мәгълүмати интернет сайты белән таныштырды (http://tatarica.org/ru). Шулай ук 2022 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссияссе ярдәме белән институт хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән «Күренекле шәхесләр» («Выдающиеся личности») интерактив мультимедиа буклет-коммуникаторын тәкъдим итте. Институт Татарстанның күренекле эшлеклеләре турында 100 дән артык фильм әзерләгән.


Возврат к списку