ТР Фәннәр Академиясе Президентының ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре белән очрашуы

ТР Фәннәр Академиясе Президентының  ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре белән очрашуы 21 Августа 2023

2023 елның 18 августында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре белән очрашты.

Визит вакытында ТР Фәннәр академиясе президенты институт җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән фикер алышты. Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Президентка фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлешләрен һәм нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Тарихи-мәдәни мирасны саклап калуда цифрлы технологияләрне куллану перспективалары, шул исәптән бу юнәлештә «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» Онлайн географик мәгълүмат системасының роле турында фикер алышу булды.

Очрашу кысаларында Р.Н.Миңнеханов институт үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Ул күптөрле программаларны, шул исәптән «Фән һәм технологияләрнең унъеллыгы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында фәнни һәм белем бирү учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итү мөһимлеген, җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итү өчен яшьләрне фәнни тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итү, халык арасында Россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турында мәгълүматның таралышын арттыру кирәклеген, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар мәдәнияте тарихын өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләрне дәвам итү зарурлыгын ассызыклады һәм «Яңарыш» фонды белән хезмәттәшлекне дәвам итү мөһимлеген билгеләп үтте.


Возврат к списку