Казан Кремлендә Спас манарасы музее ачыла

Казан Кремлендә Спас манарасы музее ачыла 30 Августа 2023

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә Спас манарасы бинасында төрле тарихи этапларда ныгытманың фортификациясенә һәм Спас манарасына багышланган музей ачылачак.

Музей экспозициясен әзерләүдә ТР Фәннәр академиясенең академигы, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы А.Г.Ситдыйков җитәкчелегендә Археология институты хезмәткәрләре катнашты. Алар тарафыннан музей концепциясе әзерләнде, фәнни консультацияләр үткәрелде. Экспозиция нигезендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм ТР археология музее фондларыннан материаллары ята.

Музей экспозициясе Казан Кремленең хәрби тарихы темасын ача һәм Ватаныбызның бай мәдәниятен аңлауда зур әһәмияткә ия, шулай ук тарихны үзгәртеп күрсәтүгә каршы тора.

Экспозиция берничә бүлектән тора һәм кунакларны Казан Кремле диварлары һәм манаралары тарихы, шулай ук алар белән булган үзгәрешләр белән таныштыра. Экспозициянең мөһим өлеше – Спас манарасының тарихы. Бу аның ничек үзгәргәнен, ярусларның ничек төзелеп беткәнен, шулай ук атаклы сәгать белән йолдызның кайчан барлыкка килгәнен күрсәтә. Экспозициянең аерым блогы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән фортификация корылмаларына багышланган.


Возврат к списку