«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлануга 35 көн калды

«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлануга 35 көн калды 11 Сентября 2023

9 номинация, дистәләгән акчалата премияләр, Россия Фән һәм бизнесы өлкәсендә иң уңышлы проектлар белән танышу, инновацияләр дөньясына чуму, уңышлы Россия инвесторларына һәм экспертларына үз проектын күрсәтү мөмкинлеге. Катнашу өчен гариза бирергә өлгерү өчен бары тик 35 көннән артык вакыт!

Гаризалар кабул итү 15 октябрьдә тәмамланачак. Иң яхшыларны экспертлар советы сайлый. Конкурста инновацион киләчәкнең бер өлеше булырга идеяләре һәм омтылышы булган һәркем – уйлап табучылар, рационализаторлар, эшмәкәрләр, мәктәп укучылары, студентлар, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, галимнәр – катнаша ала. Премияләр һәм стипендияләр 5 000 сумнан 50 000 сумга кадәр яки фондтан максатчан финанслау 220 000 сумга кадәр тәшкил итә.

Әгәр дә сез үзегезнең проектыгызны фән һәм техниканың хәзерге үсеш дәрәҗәсенә, социаль-икътисади үсеш өстенлекләренә туры килә һәм файда китерергә, ә бәлки дөньяны үзгәртергә сәләтле дип саныйсыз икән, заявка җибәрегез.

Конкурста катнашу шартлары белән тулырак әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин:

https://ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/#program_docs

«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея» — ел саен үткәрелә торган республика конкурсы, аның төп бурычлары һәм максатлары – галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, уйлап табучыларның, аспирантларның, студентларның һәм укучыларның инновацион фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатка җәлеп итү, Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм социаль-икътисадый мәсьәләләрен хәл итүдә Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе субъектларының, чит илләрнең интеллектуаль потенциалын куллануга ярдәм итү.

Конкурс һәм Программа Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан оештырыла. Ел саен әлеге чараларда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 2000нән артык катнашучы исәпләнә.


Возврат к списку