«Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара фәнни конференциясенең оештыру комитеты утырышы узды

«Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара фәнни конференциясенең оештыру комитеты утырышы узды 11 Сентября 2023

2023 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара фәнни конференциясен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендәге оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Игорь Лукоянов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов һәм башкалар катнашты.

Конференциянең төп оештыручылары – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Конференция Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институтының уникаль проектының бер өлеше булып тора. Нәтиҗәдә, берничә мең язма белән латин, грек, кириллица һәм башка язу һәйкәлләренең киң мәгълүмат базасы булачак. Бу база ике мең елдан артык Европадагы язу тарихын чагылдырачак.

«Безнең өчен бу бик әһәмиятле проект, чөнки ул киң мәгълүмат базасында төрки язма традицияне, шул исәптән рун, уйгыр һәм гарәп язуларын чагылдырырга мөмкинлек бирә. Безнең институтларның бу өлкәдә ныклы фәнни потенциалы бар һәм Без Россия Фәннәр академиясе коллегалары белән актив хезмәттәшлек итәбез», - дип билгеләп үтте Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Конференцияне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында 2023 елның 17-19 октябрендә уздыру планлаштырыла. Чара кысаларында шулай ук илнең архив фондларыннан кыйммәтле, уникаль кулъязмалар күргәзмәсе оештырылачак.

Возврат к списку