Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов Kazan Digital Week – 2023 форумына әзерлек барышы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Рәисе уздырган шимбә киңәшмәсендә катнашты

11 Сентября 2023

2023 елның 9 сентябрендә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе уздырган шимбә киңәшмәсендә катнашты.

Рифкать Нургалиевич үзенең докладында форумны оештыру эшенең төп моментларына тукталды.

Бүгенге көндә чарага 7 меңгә якын кеше теркәлгән: Россиядән 6 774 катнашучы, якын һәм ерак чит илләрдән 30 илдән 109 катнашучы.

Форум нәтиҗәләре буенча катнашучыларның мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачак. Хәзер форумга 255 мәкалә җибәрелгән (222се рус телендә һәм 13се инглиз телендә), 235 мәкалә бастырылган. Иң яхшы мәкаләләр ВАК журналында басылачак.

Вебинарлар рәвешендә актив әзерлек эше бара. Бүгенге көндә форумның 9 юнәлеше буенча 14 вебинар үткәрелгән.

Kazan Digital Legends марафонында планлаштырылган 6 хакатонның 3се үткәрелгән.

ТАСС мәгълүмат агентлыгы белән берлектә форумның тематик юнәлешләре буенча 10 интервьюның 9ы үткәрелде.

Стартап-зона аерым оештырылачак, анда үз стартап - проектларын хакатоннар сериясенең иң яхшы командалары, IT-паркның стартап-хабында катнашучылар һәм «Иннополис» МИЗ резидент-компанияләре һәм стартаплары тәкъдим итә алачак.

Галереядә гомуми мәйданы 148 кв. м булган 6 экспонат урнашачак.:

- ярыш симуляторлары;

- «Реаль вакыт» интернет-газетасы студиясе;

- «Телеспутник» студиясе;

- «Атом» электр машинасы;

- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (СУМУС);

- EXEED автомобиле (автомобиль партнеры).

Шулай ук Рифкать Нургали улы Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы кысаларында пленар утырыш программасын формалаштыру буенча әзерлек эшләре турында җентекләп сөйләде.


Возврат к списку