«Укытучым минем / Мой учитель» республика конкурсы

«Укытучым минем / Мой учитель» республика конкурсы 12 Сентября 2023

Гомумроссия «Педагог һәм остаз елы» кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Укытучым минем / Мой учитель» конкурсы үткәрелә. Әлеге конкурс үсеп килүче буынның тәрбиячеләре һәм остазлары буларак педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тануга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучылар талантлы педагогларның шәхси тәҗрибәсен өйрәнү һәм тасвирлау буенча тикшеренү эшләрен башкаралар. Алынган нәтиҗәләр эссе (әдәби жанр, биш биттән артык булмаган кыска формада проза тексты) рәвешендә бирелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Иң яхшы укытучы»;

- «Иң яхшы туган тел укытучысы»;

- «Авыл мәктәбенең иң яхшы укытучысы».

Конкурста Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән төп һәм югары мәктәп укучылары катнаша ала.

Катнашучылардан конкурс материалларын кабул итү 2023 елның 5 сентябреннән башлап 13 ноябренә кадәр дәвам итә.

Конкурс турында нигезләмә

Возврат к списку