Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Россия стартаплар атналыгын ачуда катнашты

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Россия стартаплар атналыгын ачуда катнашты 27 Ноября 2023

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов 27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанның ИТ-паркларында узачак Россия стартаплар атналыгын ачуда катнашты..

Россия стартаплар атналыгы ачылышында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Татарстан Республикасында инновацион проектларга ярдәм итүнең берничә программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте:

- «Студентлар стартапы»конкурсы;

- «Технологик эшкуарлык» Дисциплинаара күп профильле олимпиада;

- KazanDigitalWeek Халыкара форумы кысаларында үткәрелүче Kazandigitallegends хакатоннар марафоны;

- «Эшкуарлык кайнау нокталары» конкурсы;

- Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы.

«Республика һәм федераль дәрәҗәдәге барлык бу масштаблы чаралар, һичшиксез, яшьләрнең эшкуарлык потенциалын тормышка ашыруга һәм стартапларны күпләп эшләтеп җибәрү өчен экосистеманы үстерүгә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе президенты.

«Республика федераль программаларда уңышлы катнашуын дәвам итә. Ил өчен яңа булган «Кече бизнеска инвестицияләү буенча компания – КИМБ» конкурсында Татарстанның Инвестиция-венчур фонды җиңүче булды.

Фәннәр академиясе «Фән һәм университетлар» милли проекты кысаларында Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәген булдыру буенча буенча эшчәнлек оештырды.

«Республикада халыкара һәм федераль әһәмияткә ия булган күп кенә форумнар уза. Бу мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк», - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.

РНС-бөтен Россиядән стартаперларны һәм урта һәм эре ИТ-бизнес вәкилләрен ИТ-берләшмәгә берләштерү өчен чаралар сериясе. РНСта теләгән һәркем катнаша ала, һәркем өчен ачык һәм ИТ-парк стартаперлары өчен ябык чаралар планлаштырылган. Чарада катнашучыларны белем бирү лекцияләре сериясе көтә, анда IT-белгечләр үз осталыкларын арттыра ала, ә бизнес оешма нигезләүчеләр фикердәшләр һәм инвесторлар таба ала.


Возврат к списку