КФУда I нче Казан халыкара лингвистика форумы дәвам итә

КФУда I нче Казан халыкара лингвистика форумы дәвам итә 12 Марта 2020

КФУда I нче Казан халыкара лингвистика форумы дәвам итә

Казан федераль университетында 10 марттан 13 мартка кадәр I Казан халыкара лингвистика форумы уза, анда Россия, Швеция, Финляндия, Италия, АКШ, Казахстан һәм башка илләрдән галимнәр катнаша.

КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә мәктәбе, Халыкара мөнәсәбәтләр институты оештырган форум түбәндәге чараларны үз эченә ала: «Полиглот» чит телләрне белү буенча XV Бөтенроссия конкурсы, югары уку йортларының чит тел укытучылары өчен III Бөтенроссия фәнни-гамәли семинар, «Транснациональ үлчәүдә һәм киңлектә дөнья телләре» IV Халыкара фәнни-мәгариф конференциясе, Bridging Professionals through University Language Education IV Халыкара студентлар фәнни-гамәли конференциясе, «Югары уку йортының тикшеренү мәйданында мәгълүмати технологияләр» I Халыкара яшь галимнәрнең конференциясе.

КФУ матбугат үзәге материаллары буенча


Возврат к списку