Америкадагы татар инженеры яңа төрдәге космик ракета төзүдә

Америкадагы татар инженеры яңа төрдәге космик ракета төзүдә 13 Апреля 2020

Америкадагы татар инженеры яңа төрдәге космик ракета төзүдә катнашуы турында сөйләде

«Татарлар бик космик халык», — ди аэрокосмик инженер Надир Баһавиев.

Америкада яшәүче аэрокосмик инженер һәм ракеталар конструкторы Надир Баһавиев «Tatarstan News» каналына интервьюда бер баскычлы ракета төзүдә катнашуы турында әйтте.

«Башка кешеләрнең алымын кабатламас өчен яңарак ракета уйлап чыгарабыз. Ул бер баскычлы ракета булачак. Изоляция вакытында ракетаны төземибез, компьютерда модельләштерү белән шөгыльләнәбез», — ди Надир Баһавиев.

Аэрокосмик инженер бер баскычлы ракетага аңлатма бирде. «Гадәттә ракета ике баскычлы була. Космоска очканда бер ракета өстендә икенчесе оча. Бер баскыч 60 чакрымга якын юл үткәч аерылып төшә. Россиядә ул Казахстанга, Америкада океанга төшә. Бер баскычлы ракета космоска оча да, шундый ук хәлдә кайта Ул баскычлар бик кыйммәт, берсе 30 млн доллар тора», — дип сөйләде ул.

Надир Баһавиев ракеталарның бәясе 30-50 млн доллар булуын әйтте. «Бай кешеләрдә ракета сатып алу мөмкинлеге бар. Космодромда ягулыкны салалар да, космоска очасың. Ракета яхта, самолет кебек шәхси транспортка әверелеп бара», — ди ул.

Аэрокосмик инженер фикеренчә, космос хәрбиләр өчен түгел. «Космос сөйгән кызлар өчен булырга тиеш. Өйләнгәннән соң ширбәт аен космоста үткәрергә кирәк. Татарлар бик космик халык. Аларга далалар, таулар, зәңгәр күк кебек киңлекләр кирәк. Космос һәм авиация татарларга бик якын әйбер», — ди ул.

Надир Баһавиев Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университетында (КНИТУ-КАИ) укыган. 2002 елда Америкага күченгән, анда да белем алган. «Миңа 19 яшь иде. Россиядә космонавтика дәрәҗәсе түбәнәя башлаган иде. Америкада мөмкинлекләр күбрәк булыр дип уйладым. 2013 елда үз оешмамны ачтым», — дип сөйләде Надир Баһавиев.

Чыганакка сылтама


Возврат к списку