Россия абитуриентлары арасында иң популяр факультетлар ачыкланды

Россия абитуриентлары арасында иң популяр факультетлар ачыкланды 22 Мая 2020

Россия абитуриентлары арасында иң популяр факультетлар ачыкланды

Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында югары уку йортларының иң популяр факультетлары билгеле булды. Бу хакта «Skysmart Интерактив эш дәфтәре» сервисы сораштырулар уздырган.

Мәктәп укучылары арасында мәгълүмати технологияләр факультетына ихтыяҗ зур, анда сораштыруда катнашучыларның 20 проценты керергә планлаштыра. Икенче урында медицина факультеты булып чыкты, ул абитуриентларның 12 процентын кызыксындыра.

Аннары икътисади (10 процент респондент), юридик (9 процент) һәм механика-математика (7 процент) факультетлары урнашкан. Укучыларның алтышар проценты гуманитар факультетка һәм чит телләр бүлегенә керергә планлаштыра.

Моннан тыш, сораштырылучыларның 5 проценты физика факультеты, 4 проценты биология, 3 проценты тарих һәм химия, 1 проценты филология һәм география факультетлары белән кызыксына.

Ә абитуриентларның 10 проценты «башка» вариантны сайлаган. Еш кына алар педагогика факультетын атаган яки «белмим» дип җавап биргән.

Чыгарылыш укучыларының 3 проценты гына быел вузга керергә җыенмый. Укуны дәвам итәргә теләүчеләрнең 97 проценты югары уку йортында бюджет хисабына укырга планлаштыра. Сораштыруда катнашучыларның 88 процентына Covid-19 коронавирусы пандемиясе аларның сайлау мөмкинлегенә берничек тә йогынты ясамаган.

Сораштыруда аноним рәвештә 11 сыйныфтан 1,2 мең укучысы катнашкан

Возврат к списку