Исмәгыйлев Зинфер Ришат улы

Исмәгыйлев Зинфер Ришат улы

Исмәгыйлев Зинфер Ришат улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

1947 елда туа, химия фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы . З.Р. Исмәгыйлев гетероген катализы, нефть һәм углехимия, углерод материаллары химиясе, функциональ наноматериаллар һәм сәнәгать экологиясе өлкәсендәге тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

700 публикация; 4093 цитаталау саны, 150 авторлык таныклыгы, РФ һәм чит ил патентлары бар. З.Р. Исмәгыйлев җитәкчелеге астында кайбер каталитик реакцияләр механизмы, изотоп, кинетик һәм заманча физик-химик методлар белән фундаменталь тикшеренүләр башкарылган. Углерод наноҗепселләренең каталитик синтезы закончалыклары һәм аларның гетероатомнар белән модификацияләнүе тикшерелде. Бакыр һәм молибден наноструктураларын цеолитларда стабильләштерү мәсьәләләре хәл ителде, Pt, Pd наноструктураларының һәм уран оксидларының чыганакларда термоактивациясе ачыкланган. Метанны димеризацияләү һәм ароматизацияләү реакцияләре, сәнәгать экологиясе процесслары өчен радиоактив калдыкларны утильләштерү, каталитик нейтрализаторлар өчен һәм мотор ягулыкларын оксидлаштыруның яңа процессы өчен катализаторлар эшләнде. Сероводородны күкерткә турыдан-туры оксидлаштыру реакциясе тикшерелде, газларны сероводородтан катализаторлар һәм сәнәгый чистарту технологиясе булдырылды. Күмер структурасына комплекслы тикшеренүләр ясалды, коксохимиядә углехимия һәм индивидуаль продуктлар табуның фәнни нигезләре эшләнде.

З.Р. Исмәгыйлевның аеруча әһәмиятле казанышлары: предприятиеләрнең токсик калдыкларын зарарсызландыру өчен сферик саклагычлар һәм керамик блоклы катализаторлар җитештерү технологияләрен эшләде , сероводородны бер стадиядә элемент күкертенә оксидлаштыру процессын уйлап тапты, радиоактив калдыкларны утильләштерү технологиясен уйлап тапты, углеродлы наноҗепселләр, наноторбалар синтезының фәнни нигезләрен, азот атомнары структурасы белән модификацияләнгән наноторбалар һ.б. җитештерә; уран оксидларын рентаморфик күләмле наноструктуралар рәвешендә термоактиацияләү күренешен ача.

Кайбер журналларның редколлегия әгъзасы, шул исәптән, «Альтернатив энергетика һәм экология», «Себер Федераль университеты журналы», International Journal of Chemical Engineering халыкара журналының чакырылган мөхәррире, Вестник КузГТУның редколлегия әгъзасы. З.Р. Исмәгыйлев җитәкчелегендә 30 га якын кандидатлык һәм 5 докторлык диссертациясе уңышлы якланды.