Васильев Станислав Николаевич

Васильев Станислав Николаевич

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы 

Васильев Станислав Николаевич


РФА академигы, физика-математика фәннәре докторы, РФАнең В.А.Трапезников исем. Идарә проблемалары институты директоры. С.Н. Васильев – идарә теориясе, математик кибернетика, cистемалы анализ өлкәсе белгече. Тикшеренү, проектлау һәм идарәне автоматлаштыру системаларының һәм методларының математик теориясе өлкәсендә аеруча мөһим нәтиҗәләргә ирешә.

1946 елның 5 июлендә Донецк өлкәсе Торез шәһәрендә. туган. 1964 елда – Казан шәһәре. № 6 урта мәктәбен алтын медальгә, 1970 елда А.Н. Туполев исем. Казан Авиация институтын бик әйбәт билгеләргә генә һәм аспирантурага юллама белән тәмамлый. 1975 елда СССР ФАнең Себер бүлегенең Иркутск шәһәре Энергетика институтында оештырыла башлаган системалар теориясе һәм кибернетика бүлегенә (булачак академик В.М. Матросов җитәкчелегендәге) чакырыла. Әлеге бүлек нигезендә 1980 елда СССР ФА СБнең Иркутск ИҮе оештырыла, соңрак, 1997 елда ул РФАнең СБ Системалар динамикасы һәм идарә теорияләре институты итеп үзгәртелә. Лаборатория мөдире, бүлек мөдире, фәнни эш буенча директор урынбасары, ә 1991 елдан – директор булып эшли.

«Математик кибернетика» һәм «Автоматик идарәнең систем анализы һәм теориясе» белгечлекләре буенча диссертацияләр яклый. 1997 елдан − «идарә процесслары» белгечлеге буенча РФА мөхбир әгъзасы, 2006 елдан − РФА академигы. 2006 елда РФАнең ИПИы директоры итеп сайлана. С.Н. Васильев җитәкләгән институтларның эшчәнлеге РФА комиссияләре һәм Хөкүмәт тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнә.

400дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 14 монография авторы. Аның эшчәнлек юнәлешләре: системалар теориясе, сызыкча булмаган динамика һәм идарә, ЭВМда мәсьәләләр чишүне автоматлаштыру, интеллектлы идарә, күп критерий нигезендә карар кабул итү, экологик-икътисади һәм башка системаларның динамикасы белән идарә итү. Ляпуновның векторлы функцияләр методын үстереп, ул системаларның күптөрле математик модельләрен сыйфат ягыннан анализлауга карата кулланыла ала торган “модельләрдәге аналогияләр теориясе”н төзи. Шуның нигезендә алгебраик, логик-динамик һәм башка системалар, мәсәлән, механик системалар белән, хәрәкәт итүче объект төркемчәләре белән идарә итүгә, автомат челтәрләрнең һәм асинхрон күчергеч схемаларның динамикасын анализлауга бәйле рәвештә ярсулы халәттәге сызы'кча булмаган системалар тикшерелгән.

Автоматик идарә системаларын интеллектуальләштерү мәсьәләләреннән чыгып, белемнәрне билгеләү һәм эшкәртүнең логик методлары булдырыла. Ул – априор мәгълүматка карата минимум таләпле векторлы оптимальләштерү методы, тарафларның мәнфәгатьләрен, шул исәптән региональ үсеш мәсьәләләрен хәл иткәндә кулланылган, гармонияләштерү методларының авторы һәм автордашы. С.Н. Васильевның әлеге һәм башка методлары күп кенә оригиналь программалар эшләгәндә нигез итеп алына.

Күп мәртәбә әйдәп баручы чит ил фәнни үзәкләренә һәм университетларына лекцияләр уку һәм уртак фәнни проектларда катнашу өчен чакырыла. Күп еллар дәвамында берничә фәнни теманың, шул исәптән халыкара грантларның җитәкчесе, динамик һәм интеллектуаль системаларның гетероген модельләрендә тотрыклылык һәм идарә мәсьәләләре буенча әйдәп баручы фәнни мәктәпнең оештыручысы һәм җитәкчесе булып тора. Станислав Николаевич пленар докладлар белән күп кенә авторитетлы халыкара һәм бөтенроссия конференцияләренә чакырыла, берничә халыкара һәм бөтенроссия конференциясенең оештыручысы булып тора.

С.Н. Васильев күп еллар дәвамында педагогик эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, 1976-2006 елларда Иркутск һәм Бурят дәүләт университетларында кафедра мөдире, МФТИда кафедра мөдире (2007-2009) һәм кафедра профессоры (2009-2016) булып эшли. 2009 елдан башлап М.В. Ломоносов исем. МДУда кафедра җитәкли. 1991-2006 елларда СССР ФАнең СБ ИрИҮ (РФАнең СБ ИДСТУ) каршындагы диссертация яклау советларының рәисе булып тора. 25 тән артык фән кандидаты һәм докторы әзерли. 2005-2015 елларда ЮАКнең Эксперт советы әгъзасы була. РФАнең ИПИ каршындагы диссертация яклау советлары рәисе. Аның җитәкчелегендә 13 фән кандидаты һәм ике фән докторы диссертациясе якланган.

С.Н. Васильев зур фәнни-иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Ул – РФАнең ОЭММПУ бюросы әгъзасы һәм Россия ФОФА карамагындагы фәнни оешмаларның структураларын яхшырту буенча РФА Президиумы Комиссиясенең бюро әгъзасы, РФАнең идарә һәм автоматлаштыруга караган комплекслы мәсьәләләр буенча фәнни советның рәисе, РФАнең ясалма интеллект методологиясе буенча фәнни советның рәистәше, Россия автоматик идарә буенча дәүләт комитеты һәм РФАнең Дәүләт фәнни оешмаларының һәм РФнең югары белем бирү оешмаларының эшчәнлегенә күзәтчелек итү һәм эш нәтиҗәләрен бәяләү комиссиясенең рәис урынбасары, РФАнең оборона өлкәсендә алып барылган тикшеренүләр буенча советы әгъзасы, РФАнең фәнни нәшрият советы әгъзасы, РФА Президиумының РФАнең фундаменталь тикшеренү программалары исемлеген формалаштыру буенча комиссиясе әгъзасы, РФАнең эксперт комиссияләре әгъзасы, шул исәптән РФАнең С.П. Королёв исем. Алтын медаль һәм РФАнең Б.Н. Петров исем. премиясен бирү комиссияләренең әгъзасы һ.б.

РФАнең «Автоматика һәм телемеханика» журналының баш мөхәррире; «Фәннәр академиясенең докладлары» журналының баш мөхәррир урынбасары; «РФА хәбәрләре. Идарә теориясе һәм системалары», «Информацион һәм компьютер технологияләре хәбәрчесе», «Идарә проблемалары», «Датчиклар һәм системалар», «Проект эшләре онтологиясе», «Су асты тикшеренүләре һәм робототехника», «Nonlinear Studies», «Mathematicsin Science, Engineering and Aerospace», «Nonlinear Dynamics and Systems Theory», «Journal of Automation and Information Science», «Numerical Analysis and Applications»; «Информацион технологияләр һәм исәпләү системалары», «Ясалма интеллект һәм карарлар кабул итү», «ВУЗлар хәбәрләре. Авиацион техника» һ.б. журналларның редакцион коллегия әгъзасы.

С.Н. Васильевның эшчәнлеге СССРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты исеме (1984), РФ Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясе (2010), РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе (2012) һәм РФАның фундаменталь тикшеренү өлкәсендәге премияләре лауреаты исеме, Почёт ордены, Дуслык ордены һәм башка дәүләт һәм фәнни бүләкләр, грамота һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.