Аминов Линар Кәшиф улы

Аминов Линар Кәшиф улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Линар Кәшиф улы Аминов


1937 елда туган. Татарстан Республикасы Фәннәр а кадемиясенең мөхбир әгъзасы (1998), физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт университетның теоретик физика кафедрасы мөдире.

Казан дәүләт университетның физика-математика факультетын тәмамлаган. 1963 елда кандидатлык, 1973 елда – докторлык диссертацияләрен яклый.

Каты җисемнәрдә магнит резонансы өлкәсендә белгеч. Тикшеренүләренең төп темалары: парамагнитик диэлектрик кристалларда электроннарның спин-рәшәткә релаксациясе, үткәрмәүчән ван-флек парамагнетикларында магнит күренешләр, кушылмалы парамагнитик кристалларда локаль деформацияләр.

«Орбах-Аминов процесслары» буларак билгеле булган икебаскычлы релаксацион процессларны өйрәнә. Парамагнит кисәкчекләрнең фонон кырлары аркылы тәэсир итешүен өйрәнеп, беренче булып бу тәэсир итешүнең якынча потенциалын билгели. Ван-флек диэлектрик парамагнетикларында релаксация күренешләренең җентекле теориясен эшли, бу исә төштә барган спин-рәшәткә релаксациясенең вакыт үзенчәлекләрен, бу матдәләрдә төш резонансы линияләренең күчешен һәм киңәешен аңлатырга мөмкинлек бирә.

Катнаш кристалларда магнит резонансы һәм релаксация, кристалларда кушылмалар үзәге оптикасы өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. Алтмыштан артык фәнни хезмәт бастыра, шул исәптән өч монографик күзәтү. Унбер фән кандидаты әзерли, шуларның икесе фән докторы диссертациясе яклый.

Ике докторлык диссертацияләре яклау советында әгъза булып тора, халыкара «Applied Magnetic Resonance» физика журналы редколлегиясе әгъзасы.

Тел.: (843) 231-53-42

E-mail: aminov@ksu.ru