Ахмадуллин Азат Гыйльмулла улы

Ахмадуллин Азат Гыйльмулла улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Азат Гыйльмулла улы Ахмадуллин


1932 елда туган. Әдәбиятчы филолог. Филология фәннәре докторы (1988), профессор (1988), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1994). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт университетын “бик яхшы” билгеләре белән тәмамлый. 1964 елдан – филология фәннәре кандидаты. Татар радиосында сәнгать тапшыруларының баш мөхәррире, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми сәркатибе һәм директор урынбасары, КДУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли. 1982-2014 елларда КДПУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, КДУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры.

Гыйльми эшчәнлегенең төп юнәлешләре: әдәбият белеме һәм театр белеме мәсьәләләре, татар драматургиясе тарихы һәм теориясе.

Алты томлы “Татар әдәбияты тарихы”н төзүне тәкъдим итүче һәм авторларның берсе. Татар әдәбияты һәм татар театры тарихы һәм теориясе буенча дүрт йөз фәнни хезмәт, унтугыз монография, шул исәптән “Татар совет театры”монографиясе (соавторлыкта), кырыклап татар әдәбияты дәреслеге һәм уку-укыту ярдәмлеге, татар әдәбияты методологиясе һәм татар театры тарихы буенча хезмәтләр авторы. Татар халык иҗатының унике томлык җыелмасын, Г.Камалның өч томлык сайланма әсәрләрен, Г.Колахмәтов, Ф.Бурнашның тулы әсәрләр җыентыгы бастыруны оештыручы. Урта мәктәп өчен татар әдәбияты буенча яңа программа төзи, дәреслекләр төзү коллективы белән җитәкчелек итә.

«Намуслы хезмәт өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу истәлегенә» медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Почёт грамотасы, Татарстан Республикасы Почёт грамотасы белән бүләкләнгән.

РФнең ГФА академигы. Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы (1974 елдан СССР язучылар союзы әгъзасы), Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Җ. Вәлиди исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең шәрәфле хезмәткәре.

Тел.: (843) 231-51-56

E-mail: kazanmars@rambler.ru