Гайсин Илшат Әхәт улы

Гайсин Илшат Әхәт улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы

Гайсин Илшат Әхәт улы


1939 елда туган. ТР ФА мөхбир әгъзасы (1994), авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе һәм академик Д.Н. Прянишников (СССР) исемендәге Премия лауреаты. КДАУның агрохимия һәм туфракны өйрәнү кафедрасы мөдире.

Казан авыл хуҗалыгы институтын, әлеге институтның агрохимия кафедрасы каршында аспирантура тәмамлый. Казан зональ агрохимия лабораториясендә өлкән агрохимик булып, 1972 елдан – Казан авыл хуҗалыгы институтының агрохимия кафедрасында эшли.

И.А. Гайсинның фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: кырда чәчү әйләнешендә макро- һәм микроэлементларның баланс һәм әйләнеш үзенчәлекләрен куллану ысулларын өйрәнү, макро- һәм микроэлементларның туфракның биологик активлыгына тәэсире, гумусны минеральләштерү темплары, авыл хуҗалыгы культуралары продукциясенең химик составы, ашламалар куллану коэффициенты һәм уңыш күләме, туфракта туклыклы матдәләрнең дәрәҗәсен, шулай ук кулланыла торган ашламалар ассортиментын оптимальләштерүнең фәнни нигезләре.

И.А. Гайсин “туфрак-үсемлек” системасында микробиоген металларның миграциясе һәм алмашы концепциясен эшләүдә катнаша, бу микроэлементларның биохимик активлыгы һәм физиологик оптималь миграциясенең хелат структурасындагы реакциягә сәләтле комплекс кушылмаларының барлыкка килү үзенчәлекләре белән билгеләнүен ачыклый. Биолигандлар сыйфатында әлеге системадагы төрле органик кушылмалар кулланыла. Микроэлементлы яңа саклагыч-ашлама һәм стимуллаштыру-ашламалары составын эшли, кулланыла торган ашлама составлары ассортиментын оптимальләштерү хисабына чәчү әйләнешендә пестицид тәэсирен киметү ысулларын тәкъдим итә.

И.А. Гайсин – 300дән артык фәнни хезмәт авторы. Аның уйлап табуларына 18 авторлык таныклыгы һәм патентлар алынган. Урыссу тәҗрибә-химия заводында, авыл хуҗалыгы культурасы орлыкларын чәчү алдыннан эшкәртү өчен, И.А. Гайсин тарафыннан эшләнгән саклагыч-ашлама составлары биш вариантта җитештерелә, алар илебездә киң кулланыла.

И.А. Гайсинның фәнни җитәкчелегендә биш фән докторы һәм унсигез фән кандидаты әзерләнгән.

И.А. Гайсин Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш нефть чыгару районнарында туфракның уңдырышлылыгын торгызу һәм сулыкларны чистарту проблемасы буенча тикшеренүләр программасы белән җитәкчелек итә. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр бу районнарда кулланылуга тәкъдим ителгән һәм «Татнефть» ААҖнең барлык бүлекчәләренә кертелгән.

E-mail: rustem@sakhapov.ru