Гәрәев Мәхмүт Әхмәт улы

Гәрәев Мәхмүт Әхмәт улы

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы

Гәрәев Мәхмүт Әхмәт улы


(1923-2019 гг.)

Хәрби фәннәр докторы (1982), тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең Табигать фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы, ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы, Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясе президенты. Армия генералы (1989).

Ташкент пехота училищесын (1941), алтын медальләргә М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1950), СССР Хәрби Көчләр Генераль штабының хәрби академиясен (1959) тәмамлый. Хәрби Көчләрдәге соңгы вазыйфасы – СССР Хәрби Көчләр Генераль штабында начальник урынбасары.

Хәрби фән өлкәсендә зур галимнәрнең берсе. Фәнни эшчәнлек өлкәсе – Россия һәм Бәйсез дәүләтләр берлегендәге доктрина, хәрби сәясәтнең асылын һәм эчтәлеген ачу, хәрби сәнгатьнең хәзерге проблемаларын, Икенче бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнү. Сугыш һәм оборона куркынычсызлыгы турындагы белемнәр системасының фәнни методологиясе өлкәсендәге тикшеренүләре аерым игътибарга лаек. Бу мәсьәләләр буенча кертелгән тәкъдимнәре Россия Фәннәр академиясе һәм “Хәрби энциклопедия”дә кабул ителгән.

М.Ә. Гәрәев илнең оборона куркынычсызлыгын сәяси-дипломатик, икътисади, информацион чараларның хәрби көч белән берлектә икътисади һәм нәтиҗәле тәэмин итү тәкъдимнәрен эшли һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык советына тәкъдим итә.

Россия Федерациясе оборона куркынычсызлыгының геополитик һәм икътисади нигезләрен, Хәрби көчләрне оештыру системасын камилләштерүнең төп юнәлешләрен, хәрби эшнең үсеш перспективасын исәпкә алып, офицерлар составын әзерләүнең форма һәм методларын өйрәнә. Хезмәтләрендә Бөек Ватан һәм башка сугышларның проблемалы мәсьәләләрен хәрби-тарихи яктан тикшерүгә зур урын бирелә.

М.Ә. Гәрәев – 220 фәнни хезмәт, шул исәптән биш монография авторы. Россия һәм чит илләрдә басылып чыккан төп хезмәтләре: “Хәрби фән”, “Тактик өйрәтүләр һәм маневрлар”, “М.В. Фрунзе – хәрби теоретик”, “Иртәгә сугыш булса”, “Сугышның күпмәгънәле сәхифәләре”, “Әфган сугышы”, “Маршал Жуков – полководецлык сәнгатенең зурлыгы һәм уникальлеге”, “Оборона куркынычсызлыгының геополитик һәм икътисади нигезләре”. Варшава килешүе илләре тарафыннан 1987 елда кабул ителгән хәрби-оборона концепциясе авторларының берсе. Совет хәрби энциклопедиясен, Бөек Ватан сугышы тарихын әзерләүдә катнаша. Аның җитәкчелегендә 6 докторлык һәм 4 кандидатлык диссертациясе әзерләнгән һәм якланган.

М.Ә. Гәрәев – М.В. Фрунзе hәм Г.К. Жуков исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, 18 орден һәм 27 медаль иясе.