Коноплев Юрий Геннадьевич

Коноплев Юрий Геннадьевич

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Коноплев Юрий Геннадьевич

1939 елда туган, механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1983), ТР ФА академигы (1992), ТР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе (1998, 2000).

Хезмәтләре деформацияләнә торган каты җисем механикасына карый. Ю.Г. Коноплев деформацияләнә торган каты җисем механикасы мәсьәләләрен чишүнең теоретик-тәҗрибә алымын эшли, аны сүрүләр һәм пластиналарның ныклыгы, тотрыклылыгы һәм тирбәнешләре мәсьәләләрен гамәли чишүдә куллана. Очкыч аппаратлар, химия һәм нефть җиһазлары, оптик-механикконструкцияләр, төзелеш корылмалары проектларын төзүдә, шул ук вакытта зур йөк автомобильләренең рамнары төзелешен оптимальләштерүдә, порт краннарының металл өлешләрендә тәэсир итүче көчәнешне динамик йөкләнешләрне исәпкә алып билгеләүдә, краннардагы металл конструкцияләрнең аерым өлешләрен ныгытуга карата тәкъдимнәр эшләүдә катнаша.

Югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы. Халыкара югары мәктәпләр, ФА президиумы (1996 дан), РФ Мәгариф министрлыгының теоретик механика буенча фәнни-методик советы (1991-2001), фән һәм техника өлкәсендә РФ (1992-2000), 1993 тән ТР Дәүләт бүләкләрен билгеләү комиссияләре әгъзасы, «СССРның югары белем бирү өлкәсендә аеруча зур уңышлары өчен», «РФ-нең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре», Франциянең «Академик пальмалар» ордены офицеры билгеләре, медальләр, шул исәптән Россия Космонавтика федерациясенең Ю.А.Гагарин исем. алтын медале, Гессен университетының (Германия) иң югары бүләге — Юстус Либих исем. медаль белән бүләкләнә.

Тел.: (843) 231-54-65

Е-mail: yori.konoplev@ksu.ru