Мөслимов Ренат Хәлиулла улы

Мөслимов Ренат Хәлиулла улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Ренат Хәлиулла улы Мөслимов


1934 елда туган. ТР ФА академигы (2007), геология-минералогия фәннәре докторы, профессор. РФ һәм ТРның атказанган геологы. СССР һәм ТРның Дәүләт премиясе лауреаты. Казан дәүләт университетының нефть һәм газ геологиясе кафедрасы профессоры.

Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. «Куйбышевнефть» берләшмәсенең бораулау конторасында, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә эшли. 1966 елның февраль аенда «Татнефть» берләшмәсенең баш геологы – берләшмәнең генераль директоры урынбасары вазифасына күчерелә. Биредә ул 1997 елның октябрь аена кадәр эшли. 1994 елдан – Казан дәүләт университетында нефть һәм газ геологиясе кафедрасы профессоры.

Белгечлеге: геология, нефть һәм газ чыганакларын тикшерү. 1974 елда Уфада кандидатлык, 1993 елда «Бөтенроссия нефть фәнни-тикшеренү геология-разведка институты»нда (Санкт-Петербург шәһәре) докторлык диссертациясен яклый. 670 фәнни хезмәт, 200 яңа ачыш, 30 монография авторы, яңа уйлап чыгарылган әйберләргә 25 патент иясе. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: нефть һәм газ чыганакларын эзләү һәм тикшерү, нефть чыгаруның гидравлика һәм гидромеханикасы, нефть табып чыгаруны тизләтү, катламнарның нефть бирүен арттыруда заманча методлар куллану, табигый битум чыганакларын үзләштерү.

Р.Х. Мөслимов – күренекле фәнни хезмәтләре һәм уникаль экспериментлары белән нефть чыганакларын эзләү, чыгару һәм тикшерү мәсьәләләре буенча фәнне баеткан әйдәп баручы галим һәм җитештерү өлкәсендә эшләүче геолог-нефтьче.

Аның хезмәтләре нефть, газ ятмаларының урнашу закончалыкларына һәм тикшерү эшләренең углеводород тупланмаларын эшкәртү юнәлешләрен фәнни нигезләү һәм чыганакларны эзләп табу методикасы, күпкатламлы платформалы нефть чыганакларын тикшерүгә хәзерләү, геологик төзелеш үзенчәлекләренең проектлаштыруга тәэсире, нефть чыганакларын эзләү-эшкәртүне анализлау һәм камилләштерү кебек мөһим мәсьәләләргә багышлана. Аның хезмәтләрендә нефть чыганакларын тикшерү процессларын контрольдә тоту һәм тәртипкә салуның яңа методларын булдыруга, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруда иң соңгы методларны куллануга, эшкәртеп чыгаруның соңгы стадиясендә ятмаларны файдалану нәтиҗәлелеген күтәрүгә, эшкәртү процессларын камилләштерүгә аерым игътибар ителә.

Ул нефть чыганакларын тикшерүнең яңа, югары нәтиҗәле системаларын нигезләүгә мөһим иҗади өлеш кертә. Аның тарафыннан катламнарга йогынты ясый торган заманча методларның яңа классификациясе булдырыла һәм аларны куллануның геологик-физик критерийлары нигезләнә, нефть бирүчәнлекне арттыруда гидродинамик методларны куллануны дәлилләүгә һәм аның нәтиҗәлелегенә аерым игътибар ителә.

Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашлында Татарстан территориясендә дистәләгән яңа нефть чыганаклары ачыклана, шулар өчен ул диплом һәм «Чыганакны беренче ачучы» билгесе белән бүләкләнә. Аның тарафыннан күпкатламлы нефть чыганагын тикшерү методикасы һәм углеводород ятмаларын эзләүнең гадәти булмаган юнәлеше эшләп чыгарыла.

Галим инициативасы буенча, кристаллы фундаментның ролен өйрәнү максатыннан, параметрлы, гадәттән тыш тирән скважиналар челтәрен бораулау башлана.

Аның катнашлыгында ТР авыр чыгарыла торган запасларны эшкәртүнең комплекслы, югары эффектлы системасы барлыкка китерелә һәм ул Дәүләт премиясенә лаек дип табыла. Республиканың запаслары авыр табыла торган вак нефть чыганакларыннан елына 7 млн. т.ала торган бәйсез нефть компанияләре дә аның тарафыннан оештырыла.

Р.Х. Мөслимов элеккеге СССР күләмендә генә түгел, хәтта чит илдә дә танылу алган татар геолог-нефтьчеләр мәктәбен нигезли һәм озак еллар дәвамында аның белән җитәкчелек итә. Соңгы ике дистә елда ул – нефть һәм битум чыганакларын эзләү, тикшерү һәм эшкәртү өлкәсендә үткәрелгән мөһим форумнарның актив катнашучысы.

Ул предприятиеләрнең чит ил катнашучылары белән берлектә үздырылган директорлар Советы утырышларында, дистәләгән чит ил фирмалары белән эшлекле сөйләшүләрдә катнаша, Техасс университетында лекцияләр укый.

Россия табигый фәннәр академиясе академигы. Геолог-нефтьче җәмгыяте әгъзасы (АКШ, 1994), Хьюстон геологик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (АКШ, 1994), Россия фәннәр академиясе Атом-төш физикасы бүлеге фәнни советының, Тау фәннәре академиясенең Көньяк-Урал бүлеге, «Нефть хуҗалыгы» журналының редколлегия, фәнни дәрәҗә алу өчен гыйльми советлар, Россия фәннәр академиясенең энергетика, машина төзү, механика һәм идарә итү процесслары бүлегенең ягулыкларны нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча фәнни советының, Россия фәннәр академиясенең геология, нефть һәм газ чыганакларын тикшерү мәсьәләләре буенча Гыйльми совет, Файдалы казылмалар чыганакларын тикшерү үзәк комиссиясенең һәм Җир асты байлыкларын куллану федераль агентлыгының Фәнни-эксперт советы әгъзасы, «Бөтенроссия нефть фәнни-тикшеренү геология-разведка институты»ның шәрәфле фән докторы. Нефть сәнәгате отличнигы, ике мәртәбә И.М. Губкин исемендәге премия лауреаты, мактаулы нефтьче, РСФСР һәм ТРның атказанган геологы, ике тапкыр СССР нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының премия лауреаты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, «Татнефть» ААҖ, Нефть сәнәгате министрлыгы, ТРның Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 231-53-84

Факс: (843)292-62-93

Е-mail: Zoja.Tutyshkina@ksu.ru