Мөхәммәдиев Әзһәр Гатаулла улы

Мөхәммәдиев Әзһәр Гатаулла улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев


1933 елда туган. ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1995), тарих фәннәре докторы, профессор. ТРның атказанган фән эшлеклесе. ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казан дәүләт университетының археология һәм этнология кафедрасы профессоры.

Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган.

Ә.Г. Мөхәммәдиев – нумизматика өлкәсендә танылу алган белгеч. Ул 30 меңнән артык акча һәм борынгы акча төрләрен өйрәнә. VI–XV йөзләрдә Идел буенда һәм Урал алдында акча әйләнешенең чорларга бүленешен эшләп чыгара, дәүләт күләмендә үткәрелгән 10 төрле акча авырлыгы реформасын һәм билгесез тәңкәләрне ачыклый.

Дөньякүләм әһәмияткә ия тарихи ачыш ясый. Аның тарафыннан Харәзем акчаларына таянып төзелгән Туран алфавиты Идел буенда һәм Урал алдында табылган б.э.к. II – б.э. VIII йөзе акчаларындагы, шулай ук кыйммәтле металлардан эшләнгән савытлардагы һәм бизәнү әйберләрендәге һун язуларын укырга мөмкинлек тудыра. Ә.Г. Мөхәммәдиев антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә. Түбән Идел Сарай әл-Мәхрус, Сарай әл-Җәдид, Бәлҗәмән, шулай ук Иске Казан, Казан Кремле һ.б. шәһәрлек казылмаларында катнаша.

Актив рәвештә укытучылык хезмәтен алып бара. Ватан тарихы, Татарстан тарихы, археология һәм нумизматика буенча лекция курсларын укый. Фәндә беренче тапкыр «Төрки-татар (харәзем, хәзәр, болгар, урда, казан) нумизматикасы», «Алтын Урда шәһәрләре һәм шәһәр мәдәнияте», «Евразиянең борынгы һун-төрки дәүләтләре» дип исемләнгән махсус курслар хәзерли һәм аларны алып бара.

6 монография, нумизматика буенча университетларның тарих факультетлары өчен дәреслек һәм 80нән артык мәкалә авторы. Күп тапкырлар бөтенсоюз, бөтенроссия һәм чит ил конференцияләрендә фәнни докладлар белән чыгыш ясый.

КДУ һәм ТР ФА Тарих институтының диссертация советы, Казан Кремлен өйрәнү һәм яңадан торгызу советы әгъзасы булып тора.

Тел.: (843) 231-51-42

Е-mail: am-m@yandex.ru