Сәгъдиев Ренад Зиннур улы

Сәгъдиев Ренад Зиннур улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Ренад Зиннур улы Сәгъдиев


1941 елда туган. РФА академигы, химия фәннәре докторы. Ленин һәм РФнең дәүләт премиясе лауреаты. РФА Себер бүлеге «Халыкара томография үзәге» институты директоры. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы.

1965 елда Новосибирск дәүләт университетын тәмамлый. 1970 елдан – физика-математика фәннәре кандидаты, 1978 елдан – химия фәннәре докторы.

1965-1993 елларда Россия фәннәр академиясе Себер бүлегендә эшли (стажер – кече фәнни хезмәткәр, лаборатория җитәкчесе, директор урынбасары).

Америкаара фотохимик җәмгыяте, «АМРERE» Халыкара җәмгыяте комитетының әгъзасы. Дүрт йөздән артык фәнни хезмәт, шул исәптән биш монография һәм җиде күзәтү авторы. «Химик физика», «Кинетика һәм катализ буенча хәбәрләр» журналларының редколлегия составына керә.

Мәскәү, Ростов һәм Иркутск университетларының шәрәфле профессоры итеп сайлана.

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» IV дәрәҗә орден белән бүләкләнгән (2007).

Тел.: Новосибирск, 8(383) 333-14-48

Факс: 8(383) 333-13-99

Е-mail: itc@tomo.nsc.ru