Салихов Кев Миңнулла улы

Салихов Кев Миңнулла улы

Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский исемендәге 

Казан физика-техник институты президенты, ТР ФА академигы

Салихов Кев Миңнулла улы


1936 елда туган. ТР ФА академигы (1991), Россия ФА академигы (2011), физика-математика фәннәре докторы, профессор. РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Ленин премиясе, ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры, КДУның химик физика кафедрасы мөдире.

КДУны тәмамлый. Караганда Политехника институтында укытучы (1963), Россия ФА Себер бүлегенең Химик кинетика һәм яну институтында фәнни хезмәткәр (1963–1988) булып эшли.

К.М. Салиховның җитди нәтиҗәләргә китергән фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре – парамагнетикаларда спинлы системаларның динамикасы, химик әверелешләрнең элементар актларында спиннар динамикасы, химик радиоспектроскопия, спинлы химия. Ул электрон спинлы эхо методының физик нигезләрен эшли, конденсацияләнгән тирәлекләрдә спинлы алмашуның бимолекуляр процессы теориясе нигезләрен билгели, химик реакцияләр һәм фотофизик процессларда спиннарның полярлашуын һәм магнитлы-спинлы эффектларны башлап тикшерә, фотосинтезның реакцион үзәгендә аерылган зарядлы халәтләрнең спинлы динамикасы буенча мөһим нәтиҗәләр ясый.

К.М. Салихов Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институтында элементар фотохимик процессларның спинлы һәм молекуляр динамикасы буенча фундаменталь тикшерү программасы белән җитәкчелек итә.

170тән артык хезмәт, шул исәптән 8 монография авторы һәм автордашы, алар арасында – «Электрон спинлы эхо һәм аның кулланылышы», «Спинлы алмашу. Химия һәм биологиядә принциплар һәм кулланылыш», «Радикаль реакцияләрдә спиннарны полярлаштыру һәм магнит эффектлары», «Радикаль реакцияләрдә магнитлы изотоплы эффект».

КДУда химик физика кафедрасы төзи. 10нан артык фән кандидаты әзерли, аның берничә укучысы фән докторы була.

К.М. Салихов инициативасы белән, ЭПР үсешендәге хезмәтләр өчен, Е.К. Завойский исемендәге Халыкара премия нигезләнә, ул үзе – әлеге премияне тапшыру буенча халыкара комитет рәисе.

К.М. Салихов – Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институты һәм КДУ каршындагы махсус советлар әгъзасы, Россия ФАнең «Химик физика», «Molecular Physics Reports» журналларының редколлегия әгъзасы, «Applied Magnetic Resonance» халыкара журналын оештыручы һәм аның баш редакторы.

К.М. Салихов – Ампер комитеты әгъзасы, Россия ФАнең магнетизм буенча фәнни советы әгъзасы, халыкара ЭПР җәмгыятенең беренче вице-президенты, ТР ФА вице-президенты, Россия ФАнең Казан фәнни үзәге Президиумы рәисе урынбасары.

Химик реакцияләрдә магнитлы-спинлы эффектлар буенча хезмәтләре өчен, 1986 елда К.М. Салихов Ю.Н. Молин, Р.З. Сагдеев, А.Л. Бучаченко, Е.Л. Франкевич белән берлектә Ленин премиясенә ия була. 1992–1993 елларда Проблемалы тикшеренүләр институты (Берлин) стипендиаты итеп сайлана, «RIKEN танылган галим» (Япония) премиясе һәм дипломына, ЭПР халыкара җәмгыятенең алтын медаленә лаек була. 2000 елда – Австралия һәм Яңа Зеландиянең Магнитлы резонанс җәмгыяте премиясен, 2001 елда Александр фон Гумбольдт исемендәге Фонд премиясен ала. «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Тел.: (843) 272-50-44

Факс: (843)272-50-75

E-mail: salikhov@kfti.kcn.ru