Сафиуллин Марат Рәшит улы

Сафиуллин Марат Рәшит улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Сафиуллин Марат Рәшит улы


1970 елда туган. Икътисад фәннәре докторы (1995), профессор (1999), ТР ФА Президиумы әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. ТР ФАнең Перспективалы икътисадый эзләнүләр үзәге директоры.

1991 елда В.В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Диплом эше – «Предприятиенең хезмәт потенциалын куллануның эффективлыгын арттыру (Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре мисалында)».

1992 елда Икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү белгечлеге буенча «Базар мөнәсәбәтләренә күчү шартларында предприятиедә мәшгульлек белән идарә итү һәм прогнозлау» темасына диссертация яклый.

1995 елдан – икътисад фәннәре докторы. Диссертациясенең темасы: «Инвестицияләр һәм мәшгульлек ярдәмендә икътисади система белән стратегик идарә итү методологиясе (Татарстан Республикасы мисалында)».

1997 елдан Россия Табигать фәннәре академиясе Циклларны өйрәнү һәм прогнозлау бүлегенең мөхбир-әгъзасы. Хезмәт һәм мәшгульлек академиясе академигы (1999 елның май аеннан), Региональ үсеш һәм хезмәттәшлек халыкара академиясе академигы (2006 елның декабреннән).

1998 елдан Казан дәүләт финанс-икътисад институтының гомуми менеджмент кафедрасы мөдире. 2003 елда иҗтимагый-икътисади мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе итеп билгеләнә. 2007 елда – Татарстан Республикасы икътисад министры.

М.Р. Сафиуллин фәнни җитәкчелегендә 2 икътисад фәннәре докторы, 22 икътисад фәннәре кандидаты әзерләнгән. Хәзерге вакытта М.Р. Сафиуллин 1 докторант, 4 аспирант, 4 соискательнең фәнни эше белән җитәкчелек итә.

120дән артык фәнни хезмәт һәм укыту-методик кулланма, шул исәптән 3 монография бастырган.

М.Р. Сафиуллин «Фән һәм техника үсешендәге уңышлары өчен» алтын медале, «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале, СССР Фәннәр академиясенең мактау дипломы, ЮНЕСКО һәм СССР Дәүләт комитетының мәгариф буенча 1нче дәрәҗәдәге 2 дипломы, Бөтенсоюз икътисад җәмгыятенең Үзәк идарә Президиумы дипломы, Казан финанс-икътисад институтының фәнни-тикшеренү эшендә актив катнашканы өчен диплом, Балалар һәм яшьләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы яшь галимнәр Советы Мактау грамотасы, шәһәр укучылар җәмгыятенең 1нче дәрәҗәдәге дипломы, 15 Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 292-00-10

Факс: (843) 292-01-09

Е-mail: priemnayasmr@mail.ru