Таһиров Индус Ризакъ улы

Таһиров Индус Ризакъ улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Индус Ризакъ улы Таһиров


1936 елда туган. ТР ФАнең академигы (1994), тарих фәннәре докторы, профессор. РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе. ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казан федераль университетының ватан тарихы кафедрасы профессоры.

Казан дәүләт университетын һәм СССР тарихы кафедрасы каршында аспирантура тәмамлый. 1967 елдан – кандидат, 1979 елдан тарих фәннәре докторы. 1966 елдан алып КДУның ватан тарихы кафедрасында ассистент, доцент, профессор вазифаларын башкара.

И.Р. Таһировның төп фәнни тикшеренүләре Россиядә инкыйлаблар, милли хәрәкәтләр тарихына, Татарстанда милли дәүләтчелек төзелешенә багышлана.

Аның монография һәм фәнни басмалары күп кенә илләрдә, шул исәптән АКШ, Англия, Төркия, Япония, Франциядә югары бәяләнә.

И.Р. Таһиров тарафыннан «1917 елда Казан», «Октябрь революциясендә солдат массалары», «Милли-демократия оешмаларының тарихына карата», «Тарихи процессның күпвариантлылыгы мәсьәләсенә карата», «1917 елда Россиядә хакимият үзенчәлегенә нисбәтле милли мәсьәләләрне хәл итү юллары диалектикасы», «Дөньяны фәнни күзаллау юлында», «Тарих, проблемалар, гыйбрәт» (автордашлыкта) кебек мөһим тарихи темалар өйрәнелә.

«Казанда баш күтәрү үзенчәлекләре мәсьәләсенә карата», «20нче еллар язмаларында Казан октябре», «Февральдән – октябрьгә» (автордашлыкта) һ.б. кебек беренче хезмәтләрендә И.Р. Таһиров тарих фәнендә беренчеләрдән булып илнең иҗтимагый үсешендә милли факторның урынын һәм әһәмиятен билгели.

Галимнең иртәрәк язылган хезмәтләренең берсендә казан большевиклары белән вак буржуазия демократиянең сул як канаты арасындагы узара бәйләнешләр кебек аз өйрәнелгән мәсьәләләр яктыртыла.

И.Р. Таһировның Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча хезмәтләре фәндә беренче тапкыр татар халкының өч мең елдан артык вакытны үз эченә алган милли дәүләтчелек тарихын бер бөтен итеп күрсәтәләр. Әлеге хезмәтләр арасында «Ирек һәм бердәмлек юлы белән» (1987), «Татарстан тарихы буенча очерклар. ХХ гасыр» (1999), «Татарстан һәм татар халкының милли дәүләтчелек тарихы» (2000), «Татарстанның милли дәүләтчелек тарихы. ХХ гасыр» (2005), «Тарихның кискен борылышында» (2005), «Бәйсезлек баскычлары», «Бәйсезлек һәм милли яшәеш», «Гасырлар чатында» кебек басмалары аеруча әһәмиятле.

И.Р. Таһировның тарихи эзләнүләрендә үткәннең күренекле сәяси эшлеклеләре Столыпин һәм Солтан-Галиевләрнең идеяләре, иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлекләре ачыклана. Аның тарафыннан «Идел-Урал», Башкорт и Татар республикалары тарихы буенча мәкаләләр бастырыла.

И.Р. Таһиров КДУ каршында тарих фәннәре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләр яклау өчен махсуслаштырылган советның рәисе булып тора. Аның фәнни җитәкчелегендә 30 кандидатлык диссертациясе әзерләнгән, ун докторантка фәнни консультант була.

Тарихи белемнәрне пропагандалау максатында Индус Ризакъ улы «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында тарихчы галимнәр белән очрашу-әңгәмә формасында татар халкы тарихының актуаль проблемаларын яктырткан «Кара-каршы» программасын алып барган.

И.Р. Таһиров Дуслык, «ТР алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 231-54-47Е-mail: kazanmars@rambler.ru