Фәйзуллин Равил Габдрахман улы

Фәйзуллин Равил Габдрахман улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Равил Габдрахман улы Фәйзуллин


1943 елда туган. Татарстан Республикасының халык шагыйре (1999). РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул – Г. Тукай (1973) исемендәге Дәүләт премиясе һәм Республика яшьләр оешмасының М. Җәлил (1970) исемендәге премия лауреаты. 1966 елдан алып СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы.

Равил Фәйзуллин хезмәт һәм иҗат биографиясенең зур өлеше «Казан утлары» журналы белән бәйләнгән. 1964-1966 елларда ул, әле Казан университеты студенты була торып, редакциядә хезмәт итә: хатлар һәм поэзия бүлеген җитәкли. 1989 елдан алып 2013 елга кадәр әлеге журналның баш мөхәррире булып тора. Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналда татар язучыларының иң яхшы әсәрләре, рухи мирасыбызны өйрәнгән галим һәм сәнгать белгечләренең хезмәтләре бастырыла, дөнья әдәбиятының иң уңышлы әсәрләре тәрҗемәдә җиткерелә.

Әдәбият мәйданына шактый иртә аяк басып (1960нчы елларда ул СССР Язучылар берлегендә иң яшь әгъза була), Р. Фәйзуллин күпмилләтле поэзия үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. 1960нчы еллардан башлап, шагыйрьнең иҗаты һәрдаим җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итеп тора, аның хакында үзәк һәм республика басмаларында йөзләгән мәкалә һәм хезмәт дөнья күрә. Шагыйрьнең илледән артык китабы рус, татар, башкорт һәм башка телләрдә басылып чыга. Аларның гомуми күләме миллионга якын нөсхә тәшкил итә.

Язучының шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә кат-кат тәрҗемә ителә. Р.Г. Фәйзуллинның иҗаты Италия, Англия, Франция, Сирия, Венгрия, Монголия һ.б. илләрнең укучыларына яхшы таныш. Аның исеме һәм иҗаты күптомлы антология, дәреслек, энциклопедияләргә кертелгән; шигырьләре ике йөз томлык «Бөтендөнья әдәбиятлары китапханәсе» сериясендә чыккан томлыкларның берсендә урын алган.

Р.Г. Фәйзуллин – танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул РСФСР һәм СССР язучылар съездларында делегат була, СССР һәм РСФСР Язучылар берлегенең идарәсенә сайлана. 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты булып тора.

Равил Фәйзуллин — ЦК ВЛКСМ (1966) оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе лауреаты, Дуслык ордены, СССР, Россия һәм Татарстан медальләре белән бүләкләнә.

Тел.: (843) 292-38-60

Факс: (843) 541-38-77

Е-mail: kazanutlari@telebit.ru