Гыйльметдинов Альберт Харис улы

Гыйльметдинов Альберт Харис улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Гыйльметдинов Альберт Харис улы


1956 елда туган. ТР ФА мөхбир-әгъзасы (2008), физика-математика фәннәре докторы, КДУның гомуми физика кафедрасы профессоры. ТРның атказанган фән эшлеклесе. КДУның аналитик спектроскопия лабораториясе мөдире. ТР Мәгариф һәм фән министры (2009-2012). 2013 - 2021 елларда А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты ректоры (КНИТУ-КАИ).

А.Х. Гыйльметдинов – атом спектроскопиясе, плазма физикасы һәм нанотехнологияләр өлкәсендә дөньякүләм билгеле белгеч. АКШ, Канада һәм Европаның әйдәп баручы университетларында чакырылган профессор булып эшли. Ул яңа фәнни юнәлеш – пространство атом-абсорбцион спектроскопиясенә нигез сала, беренче тапкыр атом һәм молекуляр катламнарның югары температуралы газларда һәм вакыт, спектр һәм пространстволы плазмада формалашу һәм диссипация динамикасын тикшерә. Инверсион атомизацияләү, атомнарны күчерүнең каскад механизмы, молекулаларның аномаль локализациясе эффекты, оптик скин-эффектның яңа физик эффектларын таба һәм аңлата. Соңгы ике елда А.Х. Гыйльметдинов тарафыннан яңа фәнни юнәлеш – наноструктуралар синтезының физик принциплары һәм технологиясе эшләнә. Индуктив бәйләнгән дисперслык һәм составтагы наноструктуралар синтезы өчен, плазманы фундаменталь тикшерү нигезендә билгеләнгән заманча плазма реакторы эшләнә; ул лазер абляциясе методлары белән лазер плазмасы һәм наноструктуралар синтезының эксперименталь тикшерүләрен башлап җибәрүче булып тора.

А.Х. Гыйльметдиновның фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре Россиянең һәм Көнбатыш илләренең 200дән артык алдынгы журналларында басылган, халыкара конференцияләрдә пленар докладларда һәм АКШ (1999), Бөекбританиядә (2004) басылган 2 монографиядә чагылдырылган. Халыкара премияләр лауреаты: 1995 ел – «Спектроскопиягә керткән өлеш өчен» «Atomic Spectroscopy Award», 1998 ел – «Атом спектроскопиясе үсешенә керткән зур өлеше өчен» Йоханус Маркус Марси исемендәге премия һәм медаль. 2007 елда Вухань университетының (Кытай) почетлы профессоры итеп сайлана. А.Х. Гыйльметдиновның инновацион эшләнмәләре РФ, Евросоюз һәм АКШның 14 патентында яклана, «Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацион идеясе» конкурсы, «1000 идея» инновацион проекты һәм Үсешнең инновацион проектлары Бөтендөнья банкы конкурсларында җиңү яулый.

А.Х. Гыйльметдинов бертөркем халыкара журналның редколлегия әгъзасы, Европа һәм Россиядә атом спектроскопиясе һәм плазма физикасы буенча 6 халыкара конференциянең фәнни комитеты әгъзасы һәм оештыручыларның берсе.

А.Х. Гыйльметдиновның фәнни тикшеренүләре INTAS Евросоюзының халыкара грантлары, Канада, Швеция, Алмания, АКШ һәм Кытай фәннәр академияләре һәм фондлары белән уртак грантларда якланган. Ул РФФИ, «Россия университетлары», РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Сәнәгать, фән һәм технологияләр министрлыгы, Бортник фонды, ТРның инвестицион-венчур фонды грантлары тарафыннан якланган күпсанлы Россия проектлары белән җитәкчелек итә.

А.Х. Гыйльметдинов уңышлы фәнни эшен нәтиҗәле педагогик эшчәнлек белән бәйләп алып бара. Аның биш укучысы кандидатлык диссертациясе яклаган. А.Х. Гыйльметдинов 4 тапкыр Соросов доценты була, лекцияләр белән АКШ, Канада, Алмания, Бөекбритания, Словения, Швеция, Кытай һәм Тайвань университетларында чыгыш ясый.

2005-2007 елларда – Федераль ЦКПның эксперименталь эшләр бүлгенең башлыгы. Бу бүлеккә барлык булган физик-химик тикшеренү методларын диярлек реализацияләгән 10 бүлекчә керә. 2005 елда ФЦНТП конкурсы кысаларында барлыкка килгән Нанотехнологияләр трансферы үзәген җитәкли. 2006 елда «Татарстан Республикасында нанотехнологияләр үсеше программасы»н эшләү буенча эшче группасын төзи һәм җитәкли һәм хәзерге вакытта ТР ФА каршындагы Нанотехнологияләр буенча советның җитәкчесе урынбасары булып тора. А.Х. Гыйльметдинов – Россия Фәннәр академиясенең фәнни советы әгъзасы, АКШ спектроскопия җәмгыяте әгъзасы, шулай ук КГУның докторлык диссертацияләре яклау буенча совет әгъзасы. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары булып эшли, профессиональ белем бирү, халыкара эшчәнлек, шулай ук югары белем бирү сферасында фән һәм инновацияләр үсеше белән җитәкчелек итә.

Тел.: (843) 231-52-20

E-mail: albert.gilmutdinov@ksu.ru