Дегтярев Геннадий Лукич

Дегтярев Геннадий Лукич

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Геннадий Лукич Дегтярев


1938 елда туган. ТР ФА академигы (1991), техник фәннәр докторы, профессор. РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. А.Н. Туполев исемендәге КДТУ Президенты, автоматика һәм идарә кафедрасы мөдире.

1962 елда Казан авиация институтының очу аппаратлары факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. 1967 елда – кандидатлык, 1980 елда докторлык диссертациясе яклый. Оборона предприятиесендә инженер-конструктор, А.Н. Туполев исемендәге КДТУда ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, фән эшләре буенча проректор, ректор (1987-2007) булып эшли.

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: билгесезлек шартларында катлаулы динамик системалар белән идарә итү теориясе, билгеләнгән параметрлы системаларны оптимизацияләү, информацион технологияләр.

Аның тарафыннан тулы булмаган үлчәнештә билгеләнгән параметрлы детерминацияләнгән һәм стохастик системаларда оптималь идарә синтезының ике методы эшләнгән. Беренчесендә күзәтелә торган алмашынуларның турыдан-туры функциясе булган оптималь идарә синтезлаша. Анда Г.Л. Дегтярев нигезле нәтиҗәләр чыгара һәм үлчәү датчиклары һәм идарә көчләренең урнашуына таләпләр формалаштыра. Икенчесендә – булган информация нигезендә идарә контурында файдаланучы билгеләнгән системаның торышы билгеләнә. Билгеле параметрлы системаларның торышын билгеләү өчен, Г.Л. Дегтярев Калман һәм Льюинбергер фильтрларының төзелеш методларын эшли.

Г.Л. Дегтярев локаль-оптималь идарә, ягъни һәр агымдагы вакыт мизгелендә системаның экстремаль үзенчәлекләрен тәэмин итүче идарә теориясе үсешендә мөһим нәтиҗәләргә ирешә. Ул локаль оптимальлек шартларын ачыклый һәм локаль-оптималь идарәнең традицион критерийлар буенча оптималь булган идарә белән бәйләнешен билгели. Моның нигезендә билгеле параметрлы, соңга калучы аргументлы дискрет оптималь системалар белән идарә итү синтезы мәсьәләләре хәл ителгән.

Эшләнгән методлар тыгыз космик аппаратлар белән идарә итү алгоритмнарын төзегәндә аэрокосмик өлкәдә, адаптив оптик-электрон приборлар һәм космик нигезләү системасын эшләүдә кулланылыш тапты, әйдәп баручы ракета-космик фирмаларында кулланыла. Фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәләре белән Г.Л. Дегтярев күпсанлы бөтенсоюз һәм халыкара конференцияләрдә чыгыш ясый, 200дән артык фәнни хезмәт, 3 монография, 4 укыту кулланмасы бастыра. Ул 8 китапның авторы һәм соавторы: “Динамик системаларны аналитик проектлау”, “Автоматик идарә системаларын санау”, “Тыгыз космик аппаратлар белән оптималь идарә нигезләре”, “Тулы булмаган информация вакытында стохастик системалар белән оптималь идарә” һ.б.

Г.Л. Дегтярев фәнни җитәкчелегендә 7 фән кандидаты һәм 3 фән докторы диссертация әзерләгән һәм яклаган.

Дуслык һәм «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәте өчен» орденнары, «Югары белем бирүнең почётлы хезмәткәре» билгесе, Россия Федерациясе Президенты Грамотасы, С.П. Королёв, В.Н. Челомей, В.П. Макеев исемендәге медальләр белән бүләкләнгән. РАЕН, Халыкара югары мәктәп фәннәр академиясе академигы.

Тел.: (843) 236-61-93

Факс: (843) 292-21-41

Е-mail: rector@kai.ru