Дьяконов Герман Сергеевич

Дьяконов Герман Сергеевич

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы

Дьяконов Герман Сергеевич


1964 елда туган. ТР ФАнең мөхбир-әгъзасы (2002), химия фәннәре докторы, профессор. Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт премиясе лауреаты. КДТУ (КХТИ) ректоры. ТР ФА вице-президенты (2012).

Г.С. Дьяконов – химик технология һәм физик химиянең теоретик нигезләре өлкәсендә белгеч. Г.С. Дьяконовның төп фәнни юнәлешләре: күпкомпонентлы сыек газ фазалы системаларның физик һәм химик үзлекләрен исәпләүнең молекуляр-статистик методларын эшләү; ике фазалы күпкомпонентлы системаларда масса күчешен тасвирлау, теоретик методлар; яңа контакт элементларын эшләү һәм кертү; сәнәгать химиясендә аеру аппаратларын оптималь проектлау һәм реконструкцияләү; химик реакция белән катлауландырылган җылылык һәм масса күчешенең үзара бәйләнгән процессларының математик тасвирын эшләү; синтетик каучук җитештерү процессларын математик модельләштерү. Г.С. Дьяконовның фәнни тикшеренүләренең мөһим нәтиҗәсе – химия, нефтехимия һәм нефть сәнәгатендә турбулент режимда газ һәм сыек фазалы тиз процессларда принципиаль яңа технологияләр һәм аппаратларның фәнни нигезләрен барлыкка китерү, техник эшкәртү һәм сәнәгый куллану.

Ул 200дән артык фәнни хезмәт, 11 патент, 3 укыту кулланмасы авторы. Г.С. Дьяконов укыту эшчәнлеге алып бара, шул исәптән югары квалификацияле кадрлар әзерли. Аның фәнни җитәкчелегендә 11 фән кандидаты һәм 4 фән докторы әзерләнгән, 10 фән кандидаты һәм докторы әзерләү буенча эш алып барыла.

Г.С. Дьяконов КДТУ (КХТИ)ның үз эченә фәнни, белем бирү һәм җитештерү өлкәләрен алган инновацион комплекс буларак формалашу һәм үсешенә зур өлеш кертә.

Г.С. Дьяконовның «Тасма-Холдинг» ААҖ площадкасында, нефтехимия кластеры формалаштырганда, ТР вузларының нефтехимия предприятиеләре белән үзара эшчәнлеген тәэмин итүне күздә тоткан «Химград» технополисы төзүдә өлеше аз түгел. Федераль программа нигезендә төзелгән югары технологияләр сферасындагы технопарк технополисның состав өлеше булып тора.

Г.С. Дьяконов 2005 елда кабул ителгән ТР Инновацион эшчәнлеген үстерү программасын төзү буенча эшче группаның җитәкчесе булып тора; «Татарстан Республикасында наноиндустрияне үстерү» комплеклы проектын формалаштыручы группаны җитәкли. Хәзерге вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы «2007–2012 елларга Россиянең фәнни-техник комплексының приоритет үсеш юнәлешләре буенча тикшеренүләр һәм эшкәртмәләр» ФЦП фәнни-координацион совет составына керә.

Г.С. Дьяконов – ТОХТ журналы редколлегиясе әгъзасы, «Вестник Казанского технологического университета» журналының һәм «Тепло-массообменные процессы и аппараты химической технологии» вузара фәнни хезмәтләр җыентыгының баш редакторы, РФ Югары аттестация комиссиясенең химия буенча Эксперт советы әгъзасы («Химик технология» секциясе), докторлык диссертацияләре яклау буенча махсуслаштырылган совет рәисе, КДТУ (КХТИ)ның Попечительләр советы рәисе урынбасары.