Заһидуллина Дания Фатыйх кызы

Заһидуллина Дания Фатыйх кызы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы 

Дания Фатыйх кызы Заһидуллина


1964 елда туган. ТР ФАнең мөхбир-әгъзасы (2007), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2011), филология фәннәре докторы, профессор. ТР ФАнең вице-президенты.

Д.Ф. Заһидуллина Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый (1986), шунда ук аспирантура үтә һәм 1993 елда «Татар әдәбияты дәресләрендә (V–VIII сыйныфларда) лирик әсәрләрне өйрәнгәндә әхлакый-эстетик тәрбия» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2001 елда “10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)” белгечлеге буенча «Татар әдәбияты теориясенең формалашу һәм үсеш этаплары (XX гасырның беренче чиреге)» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Әдәбият белгече буларак Д.Ф. Заһидуллина татарларда әдәби-теоретик фикернең формалашуы һәм үсеше тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Аның тикшеренүләре ХХ гасыр башында формалашкан милли әдәби-теоретик концепцияләр, фәнни мәктәпләрне ачыклауга ярдәм итә («Әдәби законнар һәм вакыт (татар әдәбияты теориясенең формалашу һәм үсеш этаплары)» монографиясе, 2000). Аның тарафыннан күп кенә басылмаган чыганаклар, барыннан да элек, Г. Сәгъди, Г. Баттал, Г. Ибраһимов, Н. Хәлфин һ.б.ның әдәбият теориясе буенча аз билгеле хезмәтләре фәнни әйләнешкә кертелә. Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә татар әдәбиятын укыту тарихы, татар әдәбияты теориясе һәм тарихы буенча дәреслекләр шулай ук галимнең махсус өйрәнү объекты булып тора. Текстологик эш белән шөгыльләнә, танылган татар язучылары (Г. Рәхим, Ш. Бабич һ.б.) һәм галимнәренең (Г. Сәгъди) хезмәт һәм әсәрләрен басмага әзерләүдә катнаша. Д.Ф. Заһидуллина шулай ук мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы проблемалары белән шөгыльләнә, бу предмет буенча дәреслек чыгара («Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы », 2000, 2004).

Аның континуаль пространствоны реконструкцияләүгә юнәлтелгән, милли культураның художество аңының үзенчәлеген билгели торган ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихы буенча тикшеренүләре татар филологиясендә перспектив юнәлешләрнең берсе булып тора. Моннан тыш, галим тарафыннан хәзерге укучыга таныш булмаган ХХ йөз башы авторларының мирасы фәнни әйләнешкә кертелгән: Мөхәммәтхәнафи Кайбышев, Әхнәф Тангатаров, Фәйзи Вәлиев һ.б. («Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы», 2003; «ХХ йөз башы татар әдәбиятында дөнья картинасы трансформациясе: фәлсәфи әсәрләр материалында», 2006 монографияләре).

Д.Ф. Заһидуллина хәзерге әдәби процесс белән кызыксына, вакытлы матбугат битләрендә аның XX–XXI гасыр татар прозасы турындагы фәнни, күзәтү характерындагы, тәнкыйди мәкаләләре даими басылып килә. Ул 2006 елда татар прозаиклары иҗаты анализы материалында соңгы еллар татар прозасында яңа тенденцияләрне ачыклау омтылышы ясалган һәм текстның структур һәм герменевтик анализының иң мөһим аспектлары системалаштырылган “Яңа дулкында (1980–2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңалыклар)” монографиясен бастырды.

Д.Ф. Заһидуллина – 200дән артык басма хезмәтләр авторы, алардан 13е – укыту-методик һәм 98е мәктәптә һәм югары уку йортларында уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган фәнни хезмәт. Аның фәнни җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 9 кандидатлык диссертациясе якланган.

Тел.: (843) 292-06-88

E-mail: daniafz@antat.ru