Абдуллин Айрат Лестал улы

Абдуллин Айрат Лестал улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Айрат Лестал улы Абдуллин


1961 елда туган. Техник фәннәр докторы (2005), ТР ФАнең мөхбир-әгъзасы (2007), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2011). Профессор, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университетының (КАИ) кафедра мөдире (2004 елдан). ТР ФА вице-президенты (2007). ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Казан авиация институтын кызыл диплом белән тәмамлый (1984), уку елларында Ленин стипендиаты була. 1992 елда 05.07.05 – «Очу аппаратларының җылылык, электроракета двигательләре һәм энергоустановкалар» белгечлеге буенча махсус темага кандидатлык диссертациясе яклый. 2004 елда шушы ук белгечлек буенча докторлык диссертациясе яклый.

А.Л. Абдуллин – җылылык двигательләре һәм энергоустановкалар теориясе өлкәсендә абруйлы галим. Аның яну процессларын модельләштерү, җылылык двигательләре һәм энергоустановкаларның экологик һәм энергетик характеристикалары белән идарә итү буенча хезмәтләре бу агрегатларның эшләү процесслары теориясе үсешенә зур өлеш булып тора.

Аның тарафыннан югары температуралы реакциягә бирешүчән агымнарны тикшерүнең яңа метод һәм модельләре тәкъдим ителә; югары басымда ялкынның ламинар фронты характеристикаларын санау мәсьәләләрен чишү, газотурбин двигательләрнең яну камерасында эмиссион характеристикаларын прогнозлау, җылылык двигательләре һәм энергоустановкалар агрегатларында реакциягә бирешүчән сыек газлы агымнарның параметрларын санау өчен, оригиналь математик модельләр эшләнә.

А.Л. Абдуллин – 100дән артык басма хезмәт авторы. Соңгы елларның төп хезмәтләре – 2 уку-укыту кулланмасы, 4 коллектив монография, уйлап табуга патентлар һәм файдалы модельләр. Монографияләренең берсе РОСПАТЕНТ тарафыннан оештырылган Беренче халыкара IP BOOKS конкурсы Лауреаты булды.

А.Л. Абдуллин – А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университетының (КНИТУ) «Автомобиль двигательләре һәм сервис» кафедрасы мөдире, КНИТУ-КАИда автомобильләр буенча белем бирүне торгызу буенча зур эш алып бара. 2015 елдан А.Л. Абдуллин җитәкчелегендә Ильменау шәһәренең (Германия) Техник университеты белгечләре белән берлектә Германия-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) кысаларында кафедрада «Автомобильләрне һәм аларның системаларын проектлаштыру» магистер программасы тормышка ашырыла.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты буларак ул Академия һәм аның бүлекләренең эшчәнлеген оештыру буенча агымдагы эшне алып бара. А.Л. Абдуллин техник блок бүлекләре, фәнни советлар, комитетлар, комиссияләр эше белән җитәкчелек итә, ТР Фәннәр академиясе үткәргән конкурсларны оештыра, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе буенча ТР Президенты каршындагы Комиссиянең техник фәннәр секциясенең башында тора. Россия фундаменталь тикшеренүләр фондының (РФФИ) региональ эксперт Советы председателе буларак ТР ФАнең РФФИ белән бәйләнешен тәэмин итә.

Нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен, Абдуллин Айрат Лесталь улы «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале, ТР Президентының Рәхмәт хаты, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, ТР уйлап табучылар һәм рационализаторлары җәмгыятенең алтын медале белән бүләкләнгән, аңа “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” исеме бирелгән.

Тел.: (843) 292-39-89.

E-mail: ayratla@antat.ru