Вәлиев Наил Мансур улы

Вәлиев Наил Мансур улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Наил Мансур улы Вәлиев

1949 елда туган. ТР ФА академигы (2004), филология фәннәре докторы, профессор. ТР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе, Россия язучылар берлеге һәм Россия туган якны өйрәнүчеләр союзы президиумы әгъзасы. ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Кама фәнни үзәге мөдире. Әдәбият белеме өлкәсендә зур галим. Рус классик әдәбияты, рус-татар әдәби бәйләнешләре, туган якны әдәби һәм тарихи өйрәнүгә багышланган хезмәтләре белән билгеле. Татар әдәбияты классигы Ф. Әмирхан иҗатын өйрәнгән. ХIХ гасырның атаклы рус прозаигы Д.И. Стахеев һәм ХIХ гасырның атаклы филологы, археографы һәм археологы К.И. Невоструев исемнәрен ачкан. Соңгы елларда актив рәвештә культурология һәм туган якны өйрәнү проблемалары белән шөгыльләнә.

1971 – 1975 елларда – урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 1975 елдан 2007 елның июненә кадәр – Алабуга дәүләт педагогия университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасы мөдире, фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректор, 2000 елдан – ректор. Аның инициативасы һәм актив катнашында АДПУда Стахеев һәм Цветаевага багышланган бөтенроссия һәм халыкара фәнни-практик конференцияләр оештырыла һәм даими үткәрелә.

2007–2009 елларда – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.

Н.М. Вәлиевнең фәнни эшенең төп юнәлешләре рус-татар әдәби бәйләнешләрен өйрәнү белән бәйле, ул Ф. Әмирхан иҗатын рус классик әдәбияты традицияләрендә яктырта. XIX гасырның хаксыз онытылган рус язучысы Д.И. Стахеев исемен ача. Аның турында берничә монография әзерләп бастыра, язучының сайланма әсәрләрен чыгара. 1996 елда Россия ФАнең Дөнья әдәбияты институтының махсус советында докторлык диссертациясе яклый.

1980 еллардан «Алабугада атаклы кешеләр» темасы өстендә эшли һәм фәнни батырлык эшләгән – 6 томлык «Мәскәү Синодаль китапханәсенең славян кулъязмалары тасвирламасы»н төзегән атаклы рус тарихчысы, археограф, археолог, филолог, Император фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, профессор К.И. Невоструев исемен ача. ФАнең I Ломоносов премиясенә лаек булган әлеге хезмәт бүгенгә кадәр Россия һәм Европа славяноведениесендә алыштыргысыз булып кала бирә.

Россия сәүдәгәрләренең рус әдәбияты һәм мәдәниятенә керткән өлешен өйрәнү буенча яңа фәнни юнәлеш һәм мәктәп ача. Н.М. Вәлиев җитәкчелегендә сәүдәгәрләр династияләренең меценатлык эшчәнлеген өйрәнү буенча лаборатория эшли. Ел саен докторантлар, аспирантлар һәм соискательләрнең диссертация өстендәге фәнни эше белән җитәкчелек итә.

200дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 7 монография авторы.

Соңгы чирек гасырда, җитди фәнни хезмәтләр бастырып, актив рәвештә культурологиянең, туган якны өйрәнүнең тарихи һәм әдәби проблемаларын күтәрә. Россия халыкларының тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклау һәм үстерү эшендә уңышлары өчен, Россия тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр союзы тарафыннан «Россия халыклары мирасына керткән өлеше» өчен медале белән бүләкләнгән (2002).

Хәзерге вакытта, республикага туристларның кызыксынуын арттыру максатыннан, «Казан – ХХ гасырның 20 елларында илнең туган якны өйрәнү үзәге», шулай ук «Бөк Ватан сугышы елларында Татариядә совет язучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре» темаларын эшли.

ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе буенча ТР Президенты каршындагы Комиссиянең әгъзасы; ТР ФА ТӘһСИнең диссертацияләр яклау советы әгъзасы; ТР ФА президиумы әгъзасы. РФнең югары профессиональ белем бирүнең почетлы хезмәткәре. Рус эшмәкәрлеге академиясе, Россия гуманитар фәннәр академиясе, Россия табигать белеме академияләренең хакыйкый әгъзасы. Чистай шәһәренең почетлы гражданины. ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать советы әгъзасы.

Тел.: 292-68-14

Факс: 292-40-34

E-mail: an-rt@yandex.ru