Арсланов Марат Мирза улы

Арсланов Марат Мирза улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Марат Мирза улы Арсланов


1944 елда туган. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (1995), физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, РФнең югары һөнәри белем бирүнең атказанган хезмәткәре, КДУның алгебра кафедрасы мөдире, Н.Г.Чеботарёв исемендәге Математика һәм механика фәнни тикшеренү институтының алгебра һәм математик логика бүлеге мөдире.

Казан дәүләт университетның механика-математика факультетын тәмамлаган (1966). 1971 елда кандидатлык, 1988 елда – докторлык диссертациясен яклый.

Гыйльми эшчәнлегенең төп юнәлешләре: алгебра, математик логика һәм саннар теориясе.

М.М. Арслановның фәнни эшчәнлеге алгебра һәм математик логика чикләрендә үсеп килгән чагыштырмача яшь фән – исәпләнүчәнлек теориясе (computability theory) өлкәсендәге тикшеренүләр белән бәйле. Ул Тьюрингның чишелмәүчәнлек дәрәҗәләренең алгебраик структурасын тикшерүдә, исәпләнүчән функцияләрнең иерархик структураларын төзүдә җитди нәтиҗәләргә ирешә. Аның тарафыннан уйлап табылган, арифметик иерархиянең тиешле дәрәҗәсендә торган тулы күплек классларын тасвирларга мөмкинлек бирә торган һәм махсус әдәбиятта Арслановның тулылык критерийләре буларак танылган гомуми методлар киң таралыш ала. Ул шулай ук рекурсия теориясе өлкәсендә моңа кадәр чишелмәгән берничә мәсьәләдә мөһим ачыш ясый.

М.М. Арслановның башка казанышлары арасында – аның исәпләнеп саналучан дәрәҗәләрнең ярымрәшәткәсен n-р.п. дәрәҗәләрдән аерып торган структур үзенчәлекне табуы. Бу, үз чиратында, америкалы математиклар үткән гасырның 70нче елларында ук чишүдән ваз кичкән әлеге ярымрәшәткәләрнең элементар эквивалентлыгы проблемасын хәл итә. М.М. Арслановның бу хезмәтләре Россия һәм чит ил математикларының күп кенә язмалары басылып чыгуга этәргеч була, уку-укыту һәм монографик әдәбиятка кертелә.

Махсус чакырылган төп докладчы буларак, М.М. Арсланов логика, методология һәм фән фәлсәфәсе буенча халыкара конгресста (Уппсала, 1991), ФРГ Израиль, Чехословакия, Болгария, АКШ, Голландия, Бөекбритания, Сингапур, Мәскәү, Петербург, Новосибирск, Алма-Атада узган халыкара конференцияләрдә чыгыш ясый. Шулай ук М.М. Арсланов үзенең фәнни эзләнү нәтиҗәләре турында лекцияләр уку өчен АКШ, Бөекбритания, Италия, Кытай, Иран, Төркия, Греция, Испания университетларына чакырыла.

М.М. Арслановның иң зур ачышларының берсе булып, аның күптән түгел, үз укучысы И.Ш. Кәлимуллин һәм Висконсин университеты профессоры С. Лемпп белән берлектә, әдәбиятта яхшы билгеле булган, исәпләнеп саналучан күплекләрнең чикле Буль комбинацияләрен үз эченә алган чишелмәүчәнлек дәрәҗәләре элементар теорияләренең парлы-парлы аермасы турындагы Доуней проблемасын чишүе тора.

М.М.Арслановның 100дән артык фәнни хезмәттә һәм 3 монографиядә чагылыш тапкан фәнни казанышлары киң таралыш ала, Россия һәм чит ил белгечләре тарафыннан таныла.

Аның җитәкчелегендә ун фән кандидаты әзерләнә, шуларның дүртесе докторлык диссертациясе яклый.

М.М.Арсланов, физика-математика фәннәре өлкәсендәге иң яхшы фәнни хезмәт дип табылган «Рекурсив саналучан күплекләр һәм чишелмәүчәнлек дәрәҗәләре» монографиясе өчен, Казан дәүләт университетның беренче премиясенә лаек була (1986 ел). Ул халыкара «Mathematical Logic Quarterly», «Asian – European Journal of Mathematics», «Journal of Theoretical Computer Science», «Lobachevski Journal of Mathematics» журналларының, Россиядә чыга торган «Вузлар хәбәрләре. Математика» журналының редколлегия әгъзасы булып тора. М.М. Арсланов фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә өч белгечлек буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советы рәисе булып тора. Америка математика җәмгыяте һәм Халыкара символик логика ассоциациясе әгъзасы, Америка математика җәмгыяте һәм Халыкара символик логика ассоциациясенең Халыкара рус һәм башка көнчыгыш европа телләренә тәрҗемә итү комитеты әгъзасы.

Тел.: (843) 292-75-24

E-mail: Marat.Arslanov@ksu.ru