Гайнетдинова Динә Дамир кызы

Гайнетдинова Динә Дамир кызы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Гайнетдинова Динә Дамир кызы


1963 елда туган. Медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы доценты.

Д.Д. Гайнетдинова – балалар неврологиясе, нерв системасының тумыштан булган тайпылышлары һәм нәселдәнлек-дегенератив авырулар өлкәсендә белгеч. 1986 елда – Казан медицина институтының педиатрия факультетын, аннары Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасында клиник ординатура тәмамлый. 1993 елда, аспирантура тәмамлаганнан соң, кандидатлык, 2006 елда докторлык диссертациясе яклый.

Д.Д. Гайнетдинованың тикшеренүләре нигезендә балалар церебраль параличы патогенезының генетик һәм биохимик аспектларын өйрәнүдә яңа фәнни юнәлеш эшләнгән. Балалар церебраль параличлы кешеләрдә беренче тапкыр авыру үсешенә китерә торган генетик детерминацияләнгән билгеләр ачыклана. Балалар церебраль параличы авырулы кешеләрдә табылган актив биохимик һәм нейрофизиологик процесслар чирне стационар резидуаль халәт итеп кабул итүче карашларны үзгәртә һәм әлеге патогенезны перивентрикуляр лейкомаляция фонында әкрен көчәя торган авыру дип карарга мөмкинлек бирә.

Д.Д. Гайнетдинова – Россия медицина генетиклары җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе, Россия медицина генетиклары җәмгыятенең идарә әгъзасы, «Балачакта нерв системасының тумыштан килгән халәте һәм нәселдәнлек авырулары генетикасы» фәнни-педагогик мәктәп җитәкчесе.

Аның фәнни җитәкчелегендә 2 кандидатлык диссертациясе якланган, 1 докторлык һәм 3 кандидатлык диссертацияләре эшләнә.

Д.Д. Гайнетдинова 2 уйлап табу патентына ия, 104 фәнни хезмәт, 7 укыту-методик кулланма авторы, монографияләр һәм дәреслекләр автордашы.

Һәр ел үткәрелә торган конкурс нәтиҗәләре буенча Д.Д. Гайнетдинова 2001 һәм 2007 елларда «КДМУның иң яхшы ел укытучысы» дип таныла.