Гатауллин Илгиз Габдулла улы

Гатауллин Илгиз Габдулла улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы

Гатауллин Илгиз Габдулла улы


1953 елда туган. ТР ФА мөхбир әгъзасы (2004), медицина фәннәре докторы, профессор. ТРның атказанган табибы. Россия Колопроктологлары ассоциациясе әгъзасы, ТР Онкологлар фәнни җәмгыяте рәисе. КДМАнең онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры.

Казан медицина институтының дәвалау факультетын кызыл диплом белән тәмамлый, Казан Табибларны камилләштерү дәүләт институтының хирургия кафедрасында ординатура үтә. 1996 елда «Әйләнә-тирәнең интенсив пычрануы шартларында колоректаль шешләр, диагностикалау һәм хирургия дәвалавының нәтиҗәләрен яхшырту юллары» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Аның фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: тышкы тирәлек патоген факторларының төрле локализациядәге яман шеш авыруларына тәэсире мәсьәләләре, колоректаль шешләр, күкрәк бизе һәм ашказаны шешләрен диагностикалау һәм дәвалау методларын камилләштерү. И.Г. Гатауллинның күп фәнни-тикшеренү эшләре онкологиянең башка фәннәр – геология, гигиена, иммуноморфология, экология белән киселешендә башкарылган. Тольятти, Ижевск, Уфа, Ульяновск шәһәрләре онкологлары белән уртак фәнни эшчәнлек алып бара. И.Г. Гатауллин – 200дән артык басма хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә 19 кандидатлык диссертациясе якланган. Хәзерге вакытта 3 кандидатлык һәм 2 докторлык диссертациясе белән җитәкчелек итә. Ул берничә тапкыр халыкара һәм бөтенроссия съезд һәм конференцияләрендә докладлар белән чыгыш ясый, югары квалификацияле укытучы. Онкопроктология, окноурология буенча лекцияләр курсы укый. Аның лекцияләре һәм дәресләренең тематикасы булып шулай ук шешләр этиологиясе һәм симптоматик терапия мәсьәләләре тора.

И.Г. Гатауллин ТРның ракка каршы программасын тормышка ашыруда актив катнаша, республика районнарына барып, беренче звено табибларын укыту үткәрә. Соңгы елларда ул лекцияләр циклы белән берничә тапкыр Оренбург, Саранск, Түбән Новгород, Саратов, Ижевск, Гагры шәһәрләрендә була, матбугат һәм телевидениедә шәһәр һәм республика халкы арасында медицина белемен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында даими чыгышлар ясый.

«Сәламәтлек саклау отличнигы» почет билгесе белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 519-26-86

Е-mail: ombn_anrt@mail.ru